Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш елы ятимнәре

Бөек Ватан сугышы елларында да безнең районда ятим балаларны яклаучысыз калдырмаганнар. Алай гына да түгел, илебезнең төрле почмакларында яшәүче ятимнәрне дә сыендырганнар.

Әлеге тарихи фотогра­фия­ләрдә сугыш аеруча көчле барган шәһәрләр­дән эвакуацияләнгән балалар өчен 1942 елда Мәлкидә ачылган интернатта яшәүче малай-кызлар сурәт­ләнгән. Аларның күбесе Белоруссиядән. Язмышларын беләсе иде аларның, араларыннан бәл­ки кайсы да булса исән­дер. Бә­хеткә, шул елларда Мәлки интернатында эшләгән тәр­биячеләр исән әле. Алар бе­лән мин ике ел элек газета укучыларыбызны таныштырган идем инде. Бу фотоларны 1942 ел­да шушы балалар йор­тына тәрбияче итеп билге­лән­гән һәм ул ябылганчыга кадәр шунда эш­ләгән Евдокия Малова биргән иде. Яшьлегендә шунда тәр­бияче булган Зинаида Аржанухина да безгә ятим­нәр турында күп мәгъ­лү­мат бирде.

1941 елның 27 августында партия өлкә комитеты ВКП(б) Үзәк комитетының "Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләреннән эвакуацияләнгән балалар турында"гы карары нигезендә Татарстанга Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән, аннан соң Украина, Белоруссия, Эстония, Латвиядән уннарча мең кеше эвакуацияләнә. Район Советлары рәисләренә балаларны җылы киемнәр, уку-язу әсбаплары, ризык белән тәэмин итү бурычы куела. Фашист илбасарлары басып алган шәһәр­ләрдән китерелгән балалар өчен интернатларның киң челтәре булдырыла. Татарстанда 1941 елда 2250ләп бала кабул ител­сә, 1945 елда аларның саны 12 меңгә җитә.

- Мәлкидәге 74 нче балалар йортына 1942 елда Белоруссиядән җиде яшь­­ләр тирәсендәге утызлап баланы китергәннәр иде. Аннан соң, үзебезнең районда яшәүче ятимнәр, караучысыз калган балалар исәбенә йөзгә җиттеләр. Аларның күбесе ятим иде, кайберләре, ашыгыч рә­вештә эвакуацияләнү сә­бәпле, ата-аналарын югалткан иде, - дип искә алган иде ул елларны Евдокия Васильевна.

Мәлкидәге балалар йорты 1953 елга кадәр эш­лә­гән, аннан соң аны Апаска күчергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш елы ятимнәре