Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәяси Совет утырышында

"Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге сәяси Советы әгъзалары бу елга яңа бурычлар билгеләде.

Сәяси Совет секретаре Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә узган утырышта 2013 елга бурычлар РФ Президентының еллык юлламасы яктылыгында билгеләнде. Секретарь урынбасары Рәмис Хәялиев чыгышыннан күренгәнчә, юлламада чагылыш тапкан барлык мәсьәләләрне дә безнең җирлектә дә уңышлы тормышка ашыру зарур. Моның өчен бердәмроссиялеләрдән активлык сорала. Демографик хәлне яхшырту, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, ришвәтчелеккә каршы көрәш, эшмәкәрлекне үстерү- мөһим бурычлар рәтендә. Альберт Илгизәрович муниципаль районың 2013 елга социаль-икътисади үсешендә партиянең роленә тукталды.

Кайбычта быелгы елның Төзелешләр һәм төзекләндерү елы дип игълан ителүе күп нәрсә хакында сөйли. Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, җирле үзидарәләр депутатлары белән элемтәләрне ныгыту хакында да сүз булды. Партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина партия проектлары һәм акцияләрен тормышка ашыру буенча җаваплы кешеләр билгеләнүен әйтеп узды. "Кадрлар резервы", "Бердәм Россия" көннәре, "Тарихи хәтер", "Гаилә олимпиадасы", "Диабетка каршы берләшәбез",,"Кыр батырларын хөрмәтлибез", "Халык контроле", "Чиста су", "Сәламәт гаилә-сәламәт бала", "Россиянең чаңгы юллары" кебек проектларның барысы да актуаль. Утырышта беренчел бүлекчәләрдә эшчәнлекне җанландыру буенча да эшлекле тәкъдимнәр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәяси Совет утырышында

2
X