Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатлысын сайла

Медиклар чаң суга: Татарстанда алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле хәл киеренке, балалар һәм яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары да арткан.

Белгечләр фикеренчә, моның сәбәбе гади: халык исерткечләрне күп куллана, арада сыйфатсыз продукция дә еш очрый. Саннар да шул хакта сөйли. Ел ба­шыннан республикада, алкоголь белән агуланып, 182 кешенең гомере өзелгән. Балигъ булмаган 50 бала агуланган. Еш кына балалар спиртлы эчем­лекләрне чамадан тыш артык куллану аркасында зыян күрә, составында алкоголь булган, әмма эчәргә яраксыз сыеклыклар кулланучылар да бар икән. Яшьләрнең алкогольгә тиз ияләшүенең бер сәбәбе - энергетик эчемлекләрнең модада булуы, дип саный табиблар.

Район үзәк сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт Марат Бакаев әйтүенчә, балалар һәм хатын-кызлар организмы алкоголизмга тиз бирешүчән. 2009-2010 елларда исерткеч эчемлекләр белән агуланучылар саны буенча Кайбыч районы "алдынгы" урыннарда барса, соңгы ике елда яхшы якка үзгәреш күренә. Марат Рифкатович белдерүенчә, җирле үзидарә органнары һәм полициянең участок уполномоченныйларының хезмәттәшлек итүе уңай нәтиҗәсен бирде. Алар суррогат эчемлекләр белән сәүдә итүче нокталарны ачыклый, профилактик эшчәнлек тә алып бара. Кайбыч сырхауханәсенең табиб-наркологы эшеннән киткән, кызганыч, хәзерге вакытта алкоголизмны дәвалаучы белгеч юк, шуңа да бу эш участок терапевтлары җилкәсенә төшә...

Терапевтлар, мөмкин булганча, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга өнди. Әгәр мөмкин түгел икән, исерткечләрне бары тик сыналган сату нокталарыннан - махсуслашкан кибетләрдән, супермаркетлардан, зур азык-төлек кибетләрен­нән сатып алырга киңәш итә. Бу очракта продук­ция­нең сыйфатлы булуына ышаныч зуррак. Әгәр спиртлы эчемлекне кулланганнан соң агулану билгеләре үзен сиздерә башлаган икән инде, авылдагы фельдшерга мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Һәр нәрсә­нең ча­масы бар, бәйрәм кү­ңелсезлек бе­лән тәмамланмасын өчен нәрсә һәм күпме эчкәнне контрольдә тоту яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медиклар чаң суга алкогольле эчемлекләр