Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиб дару белән генә дәваламый

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район үзәк сырхауханәсендә булды һәм палаталарны, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеген, ашханә, стоматология кабинетын карады, кабул итү-диагностик бүлектә ремонт барышы белән танышты.

Олы Кайбыч мәдәният йортында сәламәтлек саклау учреждениесе коллективлары, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре катнашында узган очрашуда муниципалитет җитәкчесе медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәрен әйтте, аларның проблемалары, белгечләр белән тәэмин ителеш белән кызыксынды. Альберт Илгизәрович стационарга яңа җиһазлар сатып алу, яшь белгечләргә йортлар, киләчәктә яңа поликлиника төзү кирәклеген дә билгеләп узды. Чөнки кабул итү бүлеген файдалануга тапшырганнан соң аның мәйданы күпкә кимиячәк. Район башлыгы коллектив игътибарын үзәк сырхауханә территориясендә тәртип булдыруга, медицина хезмәткәрләренә һәм авыруларны кабул итү өчен тиешле шартлар тудыруга да юнәлтте. "Иң мөһиме - хезмәткә, авыруларга булган мөнәсәбәтегез. Табиб янында булганнан соң, авыру дөньяга башка күзлектән карасын, аңарда чирен җиңеп, тулы кыйммәтле яшәү рәвеше алып баруга өмет уянсын, - диде ул. - Кадрлар кытлыгы, үзеңне алыштыргысыз итеп сизү авыруларны дәвалау сыйфатында чагылыш табарга тиеш түгел. Кимчелекләргә күз йоммаячакбыз, кадрлар мәсьәләсендә дә тамырдан үзгәрешләр кабул итәчәкбез". Хә­зер­ге вакытта сырхауханәдә белгечләр җитмәве аеруча ачык сизелә, дүрт табиб укуда, икесе - чираттагы ялда. Шуңа да муниципалитет җитәкчесе шимбә көн­не дә эшләү таләбен куйды.

Медицина хезмәткәрләре хезмәт хакы, хезмәт режимы, ФАПларда санитаркалар штаты булдыру, өйдә кизү торуны оештыру, кайбер авылларда юлсызлык сәбәпле, авыруларны үзәк сырхауха­нәгә үзвакытында алып килүдә тоткарлыклар килеп чыгуы кебек мәсьәләләр буенча үз фикерләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Табиб район үзәк сырхауханәсе