Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техника сынатмаса, игенче сынатмас

Игенче-механизаторларны басу-кырларга чакырып, тургайлар моңлы җыр суза. "Язның бер көне - ел туйдыра", - дигән халык мәкален истә тотып, игенчеләр кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйды.

Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә ремонтларга кирәк­леген һәр механизатор яхшы белә. Алар көзге кыр эшләре төгәлләнүгә үк, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, кышкы саклыкка куйган иде. Яз җиткәч, техниканы комплектладылар, янә бер кат күздән кичерделәр. Инде бу әзерлек эшләренә бәя куяр чак җитте. Узган җомгада ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы белән авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәя бирү буенча үзара тикшерү үткәрелде.

Кайбыч механизаторларына бәяне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-тәэминат бүлеге начальнигы Наил Гобәйдуллин, "Татарстан Республикасының элиталы орлыклары" ассоциациясе оригиналь орлыклар үрчетү буенча бүлек начальнигы Шәһит Зәйнуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Рә­мис Хәкимов һәм механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Ти­мер­галиев куйды. Алар машина-трактор паркларының чисталыгы, техниканың ни дәрәҗәдә сыйфатлы ремонтлануы, бә­ла-казаларга юл куймау буенча хезмәтне саклауның торышы, эш планы белән танышты, чәчүлек орлыкларның сыйфатын, аларга тиешле документацияне карады.

Үзара тикшерү "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы машина-трактор паркыннан, ындыр табагыннан башланды. Эш барышы белән агрофирма директоры Юрий Осипов таныштырды. Аның әйтүенчә, техника да, чәчүлек орлык та көздән үк әзерләп куелган, минераль ашлама җитәрлек күләмдә кайтартылган. Орлыкларның һәр сортына документлары бар. Агрофирманың барлык филиалларында да шундый әзерлек эш­лә­ре башкарылган. Баш инженер Михаил Серебряков 1 апрельгә үк барлык агрегатларның комплектлануы, һәр агрегатка механизаторлар беркетелүе турында сөйләде.

Хезмәтне саклау буенча инженер Марсель Шәрипов чыгышыннан күрен­гән­чә, кыр эшләрендә катнашачак механизаторлар махсус киемнәр, саклану чаралары, янгын сүндерү (огнетушитель), беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкалар белән тәэмин ителгән, алар бе­лән тиешле инструктаж үткәрелгән.

"Чекмарев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында яз­гы чәчүгә әзерлектә сүл­пәнлек сизелә. Биредә берничә трактор әлегә ка­дәр ремонтланып бетмә­гән. Хуҗалык җитәкчесе Федор Чекмарев кыр эшләре башланганчы ремонт эшләрен төгәлләргә ышандырды.

"Алтын кырлар" җәмгыятендә дә үзара тикшерүгә җитди әзерләнгәннәр. Җәмгыять директоры Рамил Каюмов, баш инженер Александр Сяплин, баш агроном Рәис Мин­һаҗиев, баш экономист Ольга Ветлугина, техника куркынычсызлыгы буенча инженер Минхәлим Бикбов кыр эшләренә әзерлекләре турында бай мәгъ­лүмат бирде. Хез­мәткә түләү югары, кызыксындыру чаралары да кулланыла.

Алга таба комиссия әгъ­залары Закиров исемендәге, "Бакчачы", "Садриев", "Яңа юл" хуҗалыкларында булды. Мөстә­кыйль рәвештә, үз көннә­рен үзләре күрүче әлеге хуҗалыкларда да әзерлек эшләре бара. Закиров исемендәге, "Бакчачы" хуҗалыкларында бе­рәр трактор ремонтланып бетмәгән, Кошманда узган еллар белән чагыштырганда сизелерлек ал­га китеш бар, "Яңа юл"да техника әзер, ләкин бераз парк территориясе генә пычрак, шул сәбәпле бераз баллары киметелде. "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалында да балл киметелүгә шул ук сәбәп булды. Комиссия рәисе Наил Гобәйдуллин механизаторлар белән аралашканда хезмәт хакларының үзвакытында бирелүе бе­лән кызыксынды, эшләрендә уңышлар теләде.

Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча, 55 мөмкинлектән 55 балл туплаган "Гөбенә" агрофирмасы өченче ел рәттән беренче урынны яулады. "Алтын кырлар", "Заволжье" җәм­гыятьләре 53әр балл бе­лән икенче урынны бү­леште. "Яңа юл"га - 51, "Садриев"ка - 49, Закиров исемендәге хуҗалыкка, "Бакчачы"га - 47шәр балл, "Чекмарев"ка - 42 балл бирелде. Район буенча уртача 50 балл.

Комиссия рәисе Наил Гобәйдуллин хуҗалыклар җитәкчеләренә, баш инженерларга, баш агрономнарга кыр эшләре башланганчы булган кимчелекләрне бетерү буенча киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника игенчемеханизаторлар