Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак- коммуналь хуҗалыгы тармагының төп максаты –тормыш- көнкүрешне уңайлы итү

Бу тармакның никадәр кирәкле икәнлеген укучыларыбызга аңлатып торуның кирәге юктыр, минемчә. Урамдагы колонкаларда су бетсә дә, өйдәге краннан су акмаса да, көнкүреш калдыклары түгү контейнерлары тулса да, без аларга шалтыратабыз.

- Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе коллективы эшчәнлеген өч төрле юнәлештә алып бара. Халыкны су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын, канализация суларын түгү безгә йөкләнгән. Олы Кайбычка һәм бу авыл җирлегенә кергән авылларга хезмәт күр­сәтәбез.

Кыш айларында район үзәгендәге тротуарларны кардан арындыру, административ биналарны җылыту да безнең карамакта. Коллективта хәзерге вакытта 28 кеше эшли. Һәркайсы үзенә йөклән­гән эшне намус белән башкара, - диде торак- коммуналь хуҗалыгы ида­рәсе начальнигы Рифат Гарифуллин.

Район үзәгеннән читтә булган авыллар белән килешү нигезендә эшлиләр. Каты көнкүреш калдыклары түгү буенча Колаңгы авылы һәм Колаңгы, Кошман, Мөрәле, Федоровское, Иске Чәч­каб, Зур Подберезье мәк­тәпләре, канализация суларын түгү буенча барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, район үзәгендәге административ биналар белән килешү төзелгән.

- Торак-коммуналь хуҗалыгының матди базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Узган ел токарь станоклы да булдык. Караганда шәһәрендә озак еллар дәвамында токарь булып эшләгән Рафаэль Шиһабиев Кайбычта да үз эшенең остасы булуын күрсәтте. Хәзер су кер­тү, башка кирәк-яраклар өчен детальләрне үзебездә эш­либез. Электр белән эретеп-ябыштыру агрегаты да сатып алдык. Анда Ильяс Юлдашев эшли. Токарь, эретеп- ябыштыру хезмәте кирәк булучыларга хезмәт күрсәтергә әзербез, - дип сүзгә кушылды идарә инженеры Рәмис Сафин.

Суүткәргеч торбалар тишелсә, җир казу өчен шәх­си хуҗалыктан экскаватор яллыйлар. Узган елларда җир астындагы су насослары сафтан чыкса, Буа шәһәреннән, Апастан, Чувашиянең Комсомол районыннан махсус техника чакыртканнар. Хәзер ул проблеманы да үзләре хәл итә, насосны җир астыннан чыгару өчен махсус җайланма (лебедка) эшлә­гәннәр. Насосның электр җиһазлары янса гына Буа шәһәренә алып баралар, калганын үзләре ремонтлый. Агач эшкәртү өчен циркуляр пычкы булдырганнар. Болар барысы да халыкка сыйфатлы көнкүреш хезмәте күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Торак коммуналь хуҗалыгы тармагының төп максаты –тормыш көнкүрешне уңайлы итү