Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТОРМЫШ ЮЛЫН ҮЗЕБЕЗ САЙЛЫЙБЫЗ

Узган атнада район мәдәният йорты сәхнәсендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр тамашачыларны сәламләде.

Талантлы, кабатланмас, серле гүзәл затларыбыз бер-бер артлы сәхнәгә чыкты. Республика конкурсы җиде номинация игълан иткән иде. Зона турында уңышлы чыгыш ясап, шуларның дүртесендә безнең катнашучыларыбыз җиңү яулады. "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе" номинациясендә Светлана Матвеева җиңүче дип табылды.

- 2013 - безнең өчен уңышлы ел булды. Эре хәйрия фондының 100 мең сумлык грантын оттык. Ул акчаны чиркәү купальнясын төзекләндерү өчен кулланырга ниятлибез. Авылның балалар бакчасында 8 миллионлык ремонт эшләре башкарылды. Юллар төзү өчен 1 миллион сумлык грантка да лаек булдык, - дип уңышлары белән уртаклашты инде менә 12 ел Хуҗа Хәсән авылы җирлеген җитәкләүче Светлана Матвеева.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллинаны Ходай биргән табиб дип атыйлар. Һәм юкка да түгел. Гөлнара - республика турының "Минем һөнәрем - минем язмышым" номинациясе җиңүчесе.

- Бәхетлеме мин? Чираттагы операциядән соң иртәнге сәгать биштә өемә кайтам да йоклап ятучы кызларыма карыйм һәм шуны аңлыйм: менә ул бәхет! - дип сөйли табиб-анестезиолог. Ике кызы катнашында кавказ биюен, кечкенә кызы Камилә башкаруындагы җырны тамашачы бик яратып кабул итте.

Мәктәптә иң мөһим кеше. Укыту алдынгысы... "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясе җиңү­чесе Фәнзилә Биктимеровага карата укучылары, хезмәттәш­ләре шулай дип фә­кать җылы, ихлас сүз­ләр генә җиткерде. Инде 28 ел Зур Подберезье мәк­тәбе директоры постында ул. 2013 елда Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы игълан иткән республика конкурсында ул җитәк­ләгән мәктәп Идел буе зонасында - беренче, ә республика мәктәп­ләре арасында икенче урын яу­лады. "Яңа уку елына хәзерлек буенча иң яхшы мәктәп" дип табылып, 800 мең сумлык грант та яулады алар.

- Мин иҗади коллективта эшлим, - ди Фәнзилә ханым. - Коллегаларымның, фикердәшләремнең ярдәмен һәрдаим тоям. Мәктәбебез уңышлары - коллектив тырышлыгы!

Конкурсның "Өченче буын хатын-кызы" номинациясендә Ни­на Моисеева җиңүче булды. Ул гомерен шәфкать туташы һөнәренә багышлаган зат. Лаеклы ялга чыккач та кешеләргә ярдәм итүдән туктамый - социаль хезмәткәр булып эшли, беренче укытучысы Анна Захарованы карый. Федоровское авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе дә ул.

- "Синең ялгышырга хакың юк!" - бу минем һөнәри девизым, - ди Нина Моисеева. Тормышының иң авыр һәм җаваплы чо­ры дип Төркмәнстанның Әфганстаннан китерелгән яралы солдатларны дәвалаучы 02069 хәрби госпиталендә эшләгән елларын атый ул.

Үзен тулаем хезмәткә багышлаган талантлы һөнәр иясе... Әлеге сүзләр Венера Сафиуллина хакында. Ун елга якын өстәмә белем бирү педагогы хезмәтен башкара ул. Аның җитәкчелегендә балалар театр осталыгы дәресләрен өйрәнә. Венераның иҗади коллективы 2006-2007 елларда Чаллы шә­һәрендә узган балалар курчак театры коллективлары конкурсында "Алтын битлек"кә ия булды. 2013 елда исә Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелгән балалар иҗатының "Вдохновение лета" Халыкара фестиваль- бәйгесендә дә катнашты.

"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә чыгыш ясады ул. Норлат балалар йорты директоры билгеләп узганча, "кешеләргә үзенең йөрәгенең бер өлешен, шатлык, яхшылык бүләк итә, ә болар бик җиңел­ләрдән бирелми һәм бар кеше дә моны башкара алмый".

Конкурста катнашучы гүзәл затларыбыз барысы да - газиз әни, уңган хуҗабикә, гаиләдә тугры хатын. Багайдан Хәмдия Бикчән­тә­ева тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үс­тергән. Өлкән балалары үскәч, янә дүрт сабыйны үз гаиләсенә сыендыра алар. Бәйрәмгә балалары да килгән иде. Чөнки әниләре - "Хатын-кыз - ана" номинациясендә катнаша.

- Йөзегезне һәрвакыт шатлык чаткылары, елмаю бизәсен. Тор­мыш авырлыклары алдында сынмагыз, сыгылмагыз, - дип изге теләкләрен юллады "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында катнашучы мөлаем ханымнарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм һәр­кайсына рәхмәтен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев