Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тәртип кирәкле шәйдер

4 июньдә район башкарма комитеты бинасында район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, административ косиссия рәисе Алексей Макаров алып барды. Биредә полиция капитаны Александр Маланьевның Олы Кайбыч авылында, Үзәк урамда яшәүче Сания Батырова, Бакча урамында яшәүче Рузалит Сөнгатуллин һәм Фирая Хәкимҗановага карата төзелгән беркетмәләр каралды. Берничә ел рәттән комиссия әгъзалары кәҗәләр, сарыклар хуҗалары белән малларны урамда йөртергә ярамаганлыгы турында аңлату эше алып барсалар да, таләпләргә колак салмаучылар табылып тора. Александр Маланьев әйтүенчә, Сания Бвтырова 20 майда, Рузалит Сөнгатуллин һәм Фирая Хәкимҗанова 26 майда сарыкларын урамда караучысыз йөрткәннәр. Сания Батыровага карата беркетмә шәхси эшмәкәр, авылның Кече Кайбыч ягындагы кунакханә хуҗасы Рөстәм Хикмәтуллин сүзеннән чыгып төзелгән. Беркетмә төзелгән кешеләр өчесе дә комиссия утырышына килгән иде. Фирая Хәкимҗанова шул очрактан соң тугыз баш сарыкның барысын да сатып җибәргән, Рузалит Сөнгатуллин буаз өч сарыкны гына кадырып, калганнарын суйган. Сания апаның тормыш иптәше Фәрит ага да малларын бетерү турында уйлый. Әлеге кешеләрнең берсе дә моңа кадәр комиссия утырышына эләкмәүне исәпкә алып, барысына да минималь күләмдә (2000 сум) штраф салынды.

ТР административ хокук бозулар турындагы Кодексның 3.6, 2.6 матдәләрен бозган өчен яңача шул күләмдә штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы