Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәртипкә кайчан өйрәнербез?

Район административ комиссиясенең 14 сентябрьдә узган чираттагы утырышында терлекләрен урамда, басуда караучысыз йөртүчеләр белән сөйләшү үткәрелде. Утырышны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.

Олы Кайбыч авыл җирлеге участок уполномоченные Дамир Гыйниятуллин Мансур Закиров исе­мендәге урамда яшәүче Фәридә Абдуллинага да шуңа бәйле беркетмә тө­зе­гән. Дүрт кәҗә­сен урамда иректә йөрткән өчен чакырганнар иде аны уты­рышка. Дөрес, ул мо­ның беренче генә очрак икәнлеген исбатларга тырышты. Әмма Рәмис Рафисович әлеге урамда яшәүчеләрнең җәй дәвамында кәҗәләрнең урамда йө­рүеннән зарлануларын әйтте. Административ кодекс нигезендә бу ханым штрафка тартылды.

Колаңгы авыл җирлеге участок уполномоченные Альберт Шәфиев та Колаңгыда Светлана Нигъмәтуллинага сарыкларын урамга чыгарып җибәргәне өчен беркетмә төзегән. Беркетмәне аннан башка гына карадылар. Терлеген тиешенчә карамаган өчен аңа да ике мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Административ комиссия участок уполномоченныйлары тарафыннан төзел­гән барлык беркетмәләрне дә карый, берсен дә игътибарсыз калдырмый. Чөнки закон таләбе үтә­лер­гә тиеш. Утырышта көнкүреш калдыклары түгү контейнерларына ти­еш булмаган әйберләр ташлаучыларга карата да чаралар күреләчәге турында фикер яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ комиссиясе

2
X