Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм иминлек – төп байлыгыбыз

Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, социаль, милләтара һәм динара низагларны булдырмау, җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистик күренешләргә тискәре карашлы фикер формалаштыру максатында 2012 елның 3 сентябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы уздырыла.

Рәмис Хәялиев, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары: "Милләтара килешү, традицион диннәр арасында толерантлы мөнәсәбәтләр һәм аларның гармониясе дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, җәмә­гать оешмаларының даими игътибар үзәгендә. Бу безнең республикага да кагыла. Күпмилләтле Кайбыч муниципаль районында әлеге мәсьәләгә шулай ук сакчыл карашта торалар. Бездә 19 ди­ни оешма теркәл­гән: 16 мөселман һәм Турминский, Кече Подберезье, Морат приходлары. 15 ел элек оеш­ты­рыл­ган Кайбыч мөхтә­си­бәтенә 10 авыл җирлегендәге 15 мәхәллә керә. 15 ел дәвамында Дамир хәз­рәт Гыйниятуллин мөх­тә­си­бәтнең алыштыргысыз җитәкчесе булып тора. Район буенча благочинный һәм Турминский чиркәвенең настоятеле булып Николай Ермолаев билгеләнгән. Агымдагы елның көзендә православие динендәге халкыбызга хезмәт итүенә шулай ук 15 ел тула. Аның карамагында тагын сигез православие часовнясы һәм гыйбадәт йорты да бар.

Әйдәүче конфессия вәкилләрен дустанә мөнәсәбәттә, бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр, хезмәттәшлек итәләр. Иделбуе районнары арасында Кайбыч керәшен татарлары күпләп яши торган бердәнбер район (белешмә өчен: райондагы һәр өченче татар - православие динендә).

1 сентябрьдән башлап, барлык гомумбелем бирү учреждениеләренең 4 сыйныфында "Этика нигезләре" һәм "Дөнья­күләм дини мәдәниятләр нигезләре" дигән фәннәр укытыла башлады. Бер мәктәпнең 17 укучысы (9 процент) беренчесенә өстенлек биргән, икенче фәнне 163 (91 процент) бала сайлаган. Әлбәттә, әти-әниләрнең фикерләре дә исәпкә алынган. Экстремистик карашлар бездән ерак, бар көчебезне шушы афәткә каршы юнәлдерү зарур". (Кайбыч муниципаль район Советының 2012 елның 28 августында узган 23нче утырышыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү