Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзелешләр дәвам итә

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, төзелеш, ТР муниципаль берәмлекләрендәге "Беренчел медик-санитар ярдәм" сәламәт­лек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү барышы белән танышты.

Шулай ук 5092 фатирны аерым җылытуга кү­черү, республиканың 110 торак пунктындагы 141 су бе­лән тәэмин итү объектын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре хакында да сүз алып барылды.

Республикада модульле ФАПлар төзү өчен мәй­дан­нары әзер булган 45 район арасында Кайбыч беренче унлыкка кергән. Башка районнар әзерлек эшенә әле тотынмаган да. Ике ФАПта монтаж эшләре тәмамланган (Азнакай районы, Митрәй авылы һәм Әлмәт районы, Чупай авылы). Модульле ФАПларны файдалануга тапшыру вакыты - 2012 елның ноябре. Яңа объектлар төзүдән кала, программада сәламәтлек саклау учреждениеләренә агымдагы һәм капиталь ремонт ясау да каралган. Программа кысаларында Кайбыч районында 8 фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта мәктәп­ләрне капиталь төзекләндерү программасына кер­телгән 164 белем бирү йортында да кызу эш ба­ра. Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктә­бендә дә билгеләнгән графиктан соңга калмый эш­лиләр. "Чиста су" про­грам­масы буенча Шуширмәдә "Кайбычагрохимсервис" ААҖе 1250 метр суүткәргеч ясаган, башня урнаштырганнар, әле электрга тоташтырасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь төзекләндерү