Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучы проблема күтәрә

Корноухово авылындагы биш йортта яшәүчеләр су юклыктан интегә, колонкалар эшләми. Урамнарда чүплекләр барлыкка килде, анда авыл кешеләре чүп түгә, язын кар сулары белән алар коеларга эләгә. Югыйсә, ул коелардан бөтен кеше дә эчәр өчен су ала. Безне авыл клубының ачылмавы, яшьләрнең барыр урыны булмавы да борчый, дип яза безгә Корноуховодан...

Шулай да хатны игътибарсыз калдырмадык һәм аны Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундуровага юлладык.

Ул әлеге хатка түбәндәгечә җавап бирде: "Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлегендә 2011-2017 елларга исәпләнгән "Чиста су" федераль максатчан программасы буенча эш алып барыла. Быел федераль һәм җирле бюджеттан Ульянкованың Таулы, Бакча һәм Яшел урамнарында яңа су­үт­кәргеч төзелеш өчен акча бүлеп бирелде. Бу урамнарда беркайчан да су булмаган. Биредә су белән тәэмин ителеш якын арада хәл ителәчәк. Авыл җирлегендә суүткәргеч челтәрен төзекләндерү буенча әлегә башка эшләр каралмаган.

Корноухово авылында Бутанин урамын һәм "Алтын кырлар" җәмгыяте фермасын су белән бер башня тәэмин итә. Биредә су белән тәэмин итү системасы 30 ел элегрәк төзелгән. Урамдагы колонкаларны, төзек булмау һәм ремонтка яраксыз булу сәбәпле, авыл кешеләре үзләре үк юкка чыгарган. Яңа колонкалар кую өчен суүткәргеч системасын алыштырырга кирәк. 10 сентябрьгә кадәр Бутанин урамының аскы өлешендә суүткәргеч торбаларын ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта һәрбер йорт хуҗалыгында бакчаларда коелар бар. Ул коелардагы су­ның сыйфатын вакытында тикшерергә, санитар таләпләргә туры килсен өчен чиста тотарга кирәк.

Авыл урамнарының чисталыгына кил­гәндә шуны әйтергә кирәк. Бу урамнарга беркем дә читтән көнкүреш калдыклары китереп түкми, аны анда яшәүчеләр үзләре шулай пычрата. Тирә-юньне, үзебез яшәгән мохитның чисталыгына ирешү өчен сентябрьдә барыбыз да (Корноухово авылында яшәүчеләр дә) өмәгә чыгачакбыз.

Хатта күрсәтелгәнчә, авыл клубы агымдагы елның 1 августыннан ачылмады. Аның сәбәбе хезмәткәр булмауда иде. Хәзерге вакытта клуб мөдире итеп Ольга Филянина билгеләнде. Клуб график нигезендә 9.00-13.00 һәм 20.00-23.00 сәгатькә кадәр эшли, дүшәмбе - ял көне.

Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысына да иминлек, бәхет, киләчәктә дә авыл проблемаларын хәл итүдә активлык күрсәтүләрен телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корноухово су юклыктан интегә

2
X