Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Россия Федерациясендә наркотикларга бәйле гадәти булмаган хәл профилактик эш алып баручы күпчелек хезмәтләргә үз эшләрен активлаштырырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә райондагы наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә чыгыш ясаучыларның барысы да авырткан мәсьәлә турында бер телдә сөйләде, алар бер-берсен ярты сүздән аңлады, фаразлары, теләк-тәкъдимнәре хакында да ачыктан-ачык фикер алыштылар.

Вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, контрольне югалтуыбыз ихтимал. Наркотик йөзендәге дошман йокламый, ул сәгать саен күбрәк корбаннар сорый, һәм безгә берләшеп каршы торырга, аңа балаларыбызның аңын, сәламәтлеген, киләчәген буйсындырырга ирек куймаска кирәк.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров фикеренчә, наркотиклар таратуга каршы иң нәтиҗәле чара булып шәхес формалаша башлаган чорда ук профилактик чаралар үткәрү тора. Мәгариф системасының эшчәнлеген эчке эшләр, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлекләре белән берлектә алып барырга кирәк, дип саный районның баш педагогы. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотикларга, эчкечелеккә, тәмә­ке тартуга, токсикоманиягә тискәре мөнәсәбәт тудыру педагоглардан, балалардан һәм ата-аналар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Гомумбелем бирү учреждениеләре 2011-2015 елларда республика халкын наркотикларга каршы кисәтү буенча комплекслы максатчан программа кысаларында "Мәктәп - нар­ко­тикларсыз мәйдан" дип исемләнгән республика бәйгесендә катнашты. Анда Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе җиңүче булды. "Зарарлы гадәтләргә бирешмәс өчен мин спортны сайлыйм" республика акциясендә катнашу Мәлки төп мәктәбенә җиңү китерде. "Ни өчен мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм?" ведомствоара иншалар бәйгесендә катнашучылар кызыклы уй-фикер­ләр әйтте. Надеждино мәк­тәбе укучысы Кирилл Батуров бәйгенең икенче турында катнашты. Семинарлар, ачык класс сәгатьләре, сәламәтлек театрлары, наркотикларга каршы юнәлтелгән "Белергә хакым бар" интернет-дәресләре, мәгъ­лү­мати стендлар, наркотиклар, алкоголь, тәмәке куллану нәтиҗәләре турында наркопост почмаклары, наркотиклар тарату, саклау, куллануны тыючы чаралар - гомумбелем бирү учреждениеләрен­дә план буенча үткәрелүче эшләр исемлеге шул. "SaMoSтоятельные дети" мәктәп яшендәге укучыларны наркотикларга кар­шы контракт нигезендәге профилактикалау проекты 8 класс укучыларында аеруча кызыксыну уятты.

Ел дәвамында проектта катнашучы 24 укучы наркотикларга каршы чаралар үткәрде, мәсәлән, Олы Кайбыч урамнарында "Тәмәкесез Россия", кичке Сабантуйда "Сәламәт бул һәм бие" дип аталган флеш-моб. Проектта катнашучылар "Олимп" спорт комплексына йөрү өчен бонуслар (5 процент) алды, ТР Мә­гариф һәм фән министрлыгы оештырган "SaMoSтоя­тель­ные дети" профильле сменада катнашты. Агымдагы уку елында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары "Ни өчен мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм?", "Ни өчен мин зарарлы гадәтләрдән баш тартам?" дигән республика иншалар бәйгесендә катнашу өчен килешү төзеде.

2008 елның 1 сентябреннән районда укы­тучыларның ата-аналар белән эш­ләү буенча "Уңышка юл" дип аталган беренче дәрәҗәдәге программасы кертелде. Ул ата-аналар белән эшләү буенча биш, педагог-психологлар өчен өч программаны үз эченә ала. Һәр класс җитәкчесе аны үз классы, ата-аналар өчен яраклаштырган. Мәгълүмати-методик үзәктә һәм һәр мәгариф учреждениесендә социаль яктан куркыныч төркемдәге балалар, исәптә торучылар белән эшләү өчен кирәкле программалар, методик тәкъ­димнәр, психологик тренинглар бар. Мәгариф бүлеге начальнигы чыгышыннан күренгәнчә, мәгариф учреждениеләрендә укучыларны сәламәтләндерүгә зур басым ясала. Бу дөрес тә, чөнки рухи һәм физик яктан сәламәт шәхес формалаштыруда физкультура, спорт һәм туризм мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәламәт яшәү рәвеше