Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ульянково балалар бакчасында түләү артса да, сабыйлар кимеми

Коридорда ук ишетелеп тора: дәрес бара. Уен бүлмәсендә иркен, уңайлы, яңа уенчыклар да күп. Балалар тәрбияче апалары Марина Кармаенкова янына җыелган - әкият тыңлыйлар.

- Безнең "Кояшкай" балалар бакчасы төркеме 15 урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә биредә 10 бала тәр­бияләнә. Ульянково авылында мәк­тәп яшенә кадәрге булган балалар саны - 18. Иртән­ге һәм төшке ашларны пешекчеләребез әзерли. Узган елның ноябрь аеннан алып быелның февраленә кадәр бакчабызда дәүләт программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылды, - дип сөйли мөдир Елена Скворцова. Ул безне әлеге бакча бүлмәләре белән таныштырды. Уен, йокы, аш, кер юу һәм үтүкләү бүлмә­лә­ре, санузел - хә­зер биредә барлык тиешле та­ләпләр дә үтәлгән.

- Бездә нәниләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылды. Балалар бе­лән федераль дәүләт таләпләренә туры килүче Н.Е.Вераксаның "Туганнан алып мәктәпкә кадәр" программасы буенча шө­гыльләнәбез. Моны безгә районның методик бер­ләшмәсе тәкъдим итте. Биш бала мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөри. Атнага ике тапкыр Ульянково мәктәбенең татар теле укытучысы Сәвия Низаметдинова нәни­ләр­гә дә­рес бирә, - дип сүзен дә­вам итте мөдир.

"Танышу" темасы буенча укытучы соравына Диана Шаландинаның татар телендә ничек төгәл, матур итеп җавап бирүен күр­сәгез иде сез!

Шулай ук быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы хакында да фикер алыштык. Мәктәптә пешекче булып эшләүче Светлана Бохарова сөй­ли:

- Олы улыбыз бакчага йөри. Аңа дүрт яшь. Ике яшьлек кечкенәсен каенанам караша. Ике тапкыр субсидия алдык - якынча 350 сум.

Мөдир Елена Скворцова үзенең өмете белән дә уртаклашты:

- Бакчабызга йөрүче нә­ниләр саны артсын иде. Дәүләт тә бит үсеп килүче буын хакында кайгырта. Биредә тудырылган барлык уңайлыклар балаларның төрле яклап аң-белемнәрен үстерер­гә, мәк­тәпкә хәзерләргә зур мөм­кинлек бирә. Мо­ны, иң беренче чиратта, ата-аналар аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково балалар бакчасында түләү артса да, сабыйлар кимеми