Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч вәкилләре коррупциягә каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә катнашты

Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелеккә таяну, үтә күренмәлелек, хәбәрдарлыкка зур урын бирелә һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Апаста "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатындагы үзара хезмәттәшлеге" дигән темага узган киңәшмәдә моңа аерым игътибар бирелде.

Коррупция сүзе безнең тормышыбызга шулкадәр үтеп керде ки, хәзер бу турыда ишетмәгән, бел­мә­гән кеше юктыр. Аның безнең җәмгыять өчен ят күренеш булырга тиешлеге, әмма шуңа да карамастан, ришвәтчелеккә юл куелуы хакында да барыбыз да хәбәрдар. Шу­лай да нәрсә соң ул коррупция? Хезмәт урыныннан явыз нияттә файдалану, акча үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы бүләкләргә ия булу һәм башкалар. Боларның барысы да аерым кеше­ләр­гә һәм дәүләткә зур зыян китерә. Әнә шуңа күрә дә хөкүмәт дәрәҗәсендә аңа каршы сәясәт алып барыла, төрле законнар кабул ителә. Кызганыч, ул законнарны тиешенчә белеп бетермибез әле. Бел­сәк, яки белеп тә законнарны хөрмәт итсәк, заман чиренә әйләнгән риш­вәтчелек шул кадәр тамыр җәймәс иде. Семинарда яңгыраганча, узган ел республикада коррупцион юнәлештәге 1235 җинаять ачылган, ришвәт алганда тотылучылар саны да шактый югары, дәүләт һәм муниципаль хезмәттәге 113 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Хокук бозуларның күбесе мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре, бигрәк тә авыл хуҗалыгы максатындагы җир участокларын бүлү, сәламәтлек саклау, мәгариф өл­кә­ләренә кагыла. Ялган справкалар нигезендә таш­ламалы кредитлар алучылар да, торак шартларын яхшыртучылар да бар. Бу очракта ике як та гаепле- урындагы зат белә торып ялган мәгълүмат биргән, икенче як та хөкүмәтне алдарга теләгән. Һәр ике як та җаваплылыкка тартыла. Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә балалар бак­часына чиратны тиз­ләтү өчен ришвәт бирү очраклары да ачыкланган. Безнең Кайбычка бу ят күренеш. Чөнки демография күрсәткече югары түгел, балалар бакчасына чиратлар да юк.

Чыгыш ясаучылар ришвәтчелеккә каршы көрәштә хәбәрдарлыкның иң кирәкле һәм үтемле чара икәнлегенә дә басым ясады. Чөнки халык бу хактагы мәгълүматны иң элек массакүләм мәгълүмат чараларыннан ала. Исегездә булса, газетабызның алдагы саннарының берсендә Кайбыч муниципаль районы порталында коррупциягә кагылышлы интерактив аноним анкета урнаштырылуы һәм анда теләгән һәр кешенең катнаша алуы турында хәбәр иткән идек. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча яр­дәмчесе Фәния Петуховадан анкета җаваплары ту­рында сораштык. Сораштыруда 114 кеше катнашкан, шуларның 29ы проблемасын ришвәт ярдәмендә генә хәл итә алуы, 39ы җитәкчеләрнең үз вазифасын тиешенчә үтәмәве, алтысы ришвәтчелек белән сырхауха­нәдә, тагын алтысы башка оешмаларда очрашуы турында әйткән, 107 се безнең районда коррупция очракларына тап булмавын белдергән. Анкета җавапларына киләсе саннарда тулырак тукталырбыз. Район үзәк сырхауханәсе һәм район Советы бинасында халык күп йөри торган урыннарга "Ышаныч тартмалары" да урнаштырылган. Комиссия аны аена ике тапкыр ача һәм ул гел буш була икән. Бу бездә ришвәтчелек юк икәнлекне аңлатамы? Шулай булса, бик яхшы булыр иде. Әллә инде битараф булучылар күбрәкме? Килә­чәктә аны ачканда журналистларны да чакырсалар, яхшы булыр иде.

Коррупциягә чик кую буенча хөкүмәт дәрәҗә­сен­дә эш алып барыла. Чит кеше исәбенә баерга теләүчеләрнең елдан- ел күбрәк җаваплылыкка тартылуы моның ачык мисалы.


Фәния Петухова, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләре буенча ярдәмчесе:

- Апаста узган киңәшмәдән үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат алып кайттым. Җанлы әңгәмә, үзара фикер алышулар коррупциягә каршы эшчәнлекне активлаштырырга ярдәм итә. Безнең төп корал- үтә күренмәлелек, хәбәрдарлык, тискәре күренешләр турында ачыктан- ачык сөйләшү. Анда Иделаръягы районнары газеталарының баш редакторлары, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең дә чакырылуы очраклы гына түгел, чөнки коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы каршында оештырылган комиссияләр составында да җәмә­гать­челек оешмалары вәкилләре бар. Власть һәм киң җәмәгатьчелекнең үзара тыгыз хезмәттәшлеге белән генә без дөньяви масштабтагы ямьсез күренешне җиңә алабыз.

Илмас Хәмидуллин, Кайбычтагы Иҗтимагый совет рәисе, Кошман мәк­­тәбе директоры:

- Мин Иҗтимагый совет белән 2013 елның декабрендә җитәкчелек итә башладым. Бу эш­кә теләп алындым, чөнки халкыбыз тормышына битараф түгелмен. Безнең төп максат - районда яшәүчеләрнең хокуклары һәм ирекләре, төрле өлкәләрдә дәүләт сәясәте тормышка ашырылганда җәмә­гать­челек оешмаларының хокуклары саклануына, халыкка социаль хез­мәт­ләрне сыйфатлы итеп күрсәтүләренә кагылышлы мәсьәләрне хәл итү. Коррупциягә каршы тору буенча Апаста узган киңәшмәдән үзебездә кулланырлык берничә идеяне эләктереп алдым. Районыбыз халкы ярдәме белән аны бездә дә тормышка ашырып була. Бу ришвәтчелеккә каршы профилактик эшчәнлекнең тәэсирен тагын да арттырачак. Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне көндәлек тормышта аерым проблемалар борчый, кайбер оешмаларга мөрәҗәгать итеп тә чишелешен таба алмыйсыз икән, безгә мөрәҗәгать итегез. Без ачыктан-ачык сөйләшүгә, сезне тыңларга әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч вәкилләре коррупциягә каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә катнашты