Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

www.kaibicy.ru – без һәркөнне сезнең белән!

«Кайбыч таңнары»нда басылган фотосурәтләрнең төсле, күз явын алырлык булуын телисезме? Район тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сәгате-минутында ук хәбәрдар булумы теләгегез? Болар мөмкин түгел, дип уйласагыз, димәк, заманадан нык артта калгансыз. Газетаның электрон версиясен әллә бер дә укымыйсызмы?

Гөлия Гыйләҗева, хуҗабикә, Кошман:

Редакциядә журналист булып эшләгән чорымда электрон газета юк иде, ә хәзер "Кайбыч таңнары"н Җир шарының теләсә кай­сы ноктасында укырга мөмкин. Үзем дә сайттагы материаллар белән көн саен танышам, яңа хәбәр­ләрне оператив рәвештә сайтка куюлары белән сокланам. Минемчә, сайтыбыз газетаны яңа дәрә­җәгә күтәрде. Кызым Язи­ләгә әле биш кенә яшь булса да, инде укырга өйрәндек. Электрон газетаның социаль челтәрдәге абунәчеләре арасында ул да бар! Балалар белән бергәләп төс­ле, матур фотография­ләрдән Кайбыч күренешләре белән таныштык. Алары өчен махсус альбом да бар икән. Сайтны тулыландыру өстендә эш­­ләүчеләргә уңышлар телим!

Алия Әхмәтҗанова, Сур­гут шәһәре:

Туган төбәктән - Кошманнан еракта яшәсәк тә, Кайбычым - йөрәк түрем­дә. Аңа кагылышлы һәр яңа­лык минем өчен бер йотым су сыман: сафландыра, кү­ңелне җылыта. Ту­ганнарым газетаның сайты бар­лыгын хәбәр иткәч, аны һәркөнне кү­зәтеп ба­ра торган булдым. Уңай­лы, заманча дизайнлы, эчтәлекле, бай мәгъ­лүматлы электрон газетабызны чит тө­бәк­ләр­дә укучылар байтак, дип уйлыйм. Кечкенә Кайбычымның зур уңышларына сөенеп, сокланып, яшибез.

Гүзәл Габидуллина, студент, Иске Чәчкаб авылы:

Сүз дә юк, электрон газета яшьләр өчен уңайлы, чөнки кәгазьгә язылганны уку дәвере узып бара. Казан федераль университетының тарих факультеты студенты буларак, газетада басылган тарихи язмалар белән кызыксынуым көчле. Туган яктагы авыллар тарихы, тарихи биналар турында тагын каян укырга мөмкин булыр иде соң? Әлеге яз­маларга нигезләнеп, сайтта махсус тарих бүлеге булдырылса да, комачау итмәс. Газетаның үз тарихы да кызыклы бит! Яше өлкән булса да, "Кайбыч таңнар"ы замана белән бергә атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру