Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт күрсәтүләрне – тиз һәм сыйфатлы

Ришвәтчелеккә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы 30 сентябрьдә район Советының видеозалында үтте.

Комиссия утырышында сүз район оешма-учреждениеләрендә халыкка түләүле һәм бушлай хез­мәт күрсәтү хакында барды. Утырышны алып бар­ган ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район комиссиясе рәисе Алексей Макаров халыкка түләүсез хезмәт күр­сәтү төренең электрон вариантына күчәргә тәкъ­дим итте.

Район башкарма комитеты бүлекләрендә халыкка төрле хезмәт күрсәтелә, аларның кайберләре буш­лай, түләүлеләре дә бар. Район ЗАГС мөдире Рафия Гайнуллина әйтү­ен­чә, ЗАГСта төрле дәүләт хезмәте күрсәтелә, шу­ның җидесе түләүсез. Бер бирелгән документны яңадан сорап килсә­ләр, түләп алалар. Архив бүлеге мөдире Альмира Хәйруллина архив бүлегендә күрсәтелгән сигез муниципаль хезмәтнең барысы да түләүсез икәнлеген әйтте. Болар эче­нә төрле белеш­мәләр бирү, документлар кабул итү, хокукый үтенечләрне үтәү керә. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров мәгариф системасында да түләү­ле хезмәт күрсәтелмәвен әйтеп узды.

Милек һәм җир мөнәсә­бәтләре палатасы начальнигы Гөлнара Нурмө­хәм­мәтова сүзләренә караганда, алар халыкка 50 төрле хезмәт күрсәтә, түләүле хезмәтләр дә бар. Агымдагы елда җир участокларын арендага бирү буенча гына барлыгы 173 карар проекты эш­ләнгән. Үзләрендә бул­ган хез­мәт­ләр турында инфраструктура үсеше, мә­дәният, яшь­ләр эшләре, спорт һәм туризм бүлек­лә­ре, финанс бюджет палатасы хезмәт­кәр­ләре дә сөй­ләде.

Комиссия рәисе Алексей Макаров республикадагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе җи­бәргән документлар бе­лән таныштырды, киләсе утырышның агымдагы елның декабрь аенда булачагын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район комиссиясе

2
X