Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташлык җәмгыятендә яңа җитәкче

6 ноябрьдә район Советының утырышлар залында "Кайбыч" якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кунакларны соңгы вакытта районыбызда барган үзгәрешләр, төзелешләр, авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр, алдагы елларга планнары белән таныштырды.

"Кайбыч" якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышында күтәрелгән төп мәсьәлә -- җәмгыятьнең яңа президентын сайлау. Озак еллар бу вазифаны башкарган Рафыйк Гарәфетдиновны үз үтенече белән азат итеп, аның урынына яшь, перспективалы якташыбыз, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков сайланды. Бу хакта тулырак мәгълүмат газетабызның киләсе санында урын алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” якташлык җәмгыяте