Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Янгын сүндерү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре 30 апрельдә янгын сүндерү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Янгын сүндерүчеләрнең оператив эшләве нәтиҗәсендә янгыннарның саны елдан-ел кими бара. Районда янгын сүндерү хезмәтенең үсеш алуын зур канәгатьләнү белән билгеләп узабыз. Бездә Федераль дәүләт казна учреждениесенең 115 нче янгын сүндерү хезмәтенең "Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды"ннан тыш, ирекле янгын сагы буенча 14 бүлекчә, янгынга каршы ике аерым пост бар. Алар 58 торак пунктка хезмәт күрсәтә.

Кайбыч янгыннан саклау бүлеге хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре