Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерүчеләрдә – өй туе

Федоровское авылындагы аерым янгын сүндерү хезмәте яңа бинада эшли башлады.

Моның өчен район Картлар һәм инвалидлар йортының элеккеге котельныен үзгәртеп корганнар. Төзекләндерү эшләрен­нән соң ул танымаслык булып үзгәргән: шәхси сос­тавка уңайлы эш бүл­мә­ләре, яңа ишекләр, махсус техниканы саклау өчен җылы гараж, юлга каршылыксыз чыгып китү өчен уңайлы полосасы бар. Боларның барысы да кизү торучы янгын сүн­дерү командасына пост карамагындагы 16 торак пунктка оператив рәвештә барып җитәргә мөмкинлек бирә.

- Янгын чыккан урынга без 20 минутта барып җи­тәргә тиеш, - диде Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсенең Апас районындагы отряды начальнигы Леонид Ромачков. - Шушы нормага сыешу өчен хә­зер шартларыгыз бар, команданың сугышчан әзе­рлеге - югары. ЗИЛ-131 базасындагы ике АРС-14 машинасы күрше Югары Ослан, Яшел Үзән районнары авылларына да чыгып китә ала. Янгын сүндерүчеләргә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгына рәхмәтебез зур, ул эшли башлагач, янгын сүндерү постлары эшчән­леге өчен шартлар сизелерлек яхшырды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге тантанада пост начальнигы Илгиз Гарифуллинга, ае­рым пост командиры Альберт Өметбаевка, "Заман" тө­зелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның теләге бер генә: районыбыз халкы иминлеге сагында уяу торырга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерү хезмәте яңа бинада

2
X