Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярдәм кирәк!

Краснодар өлкәсендә көчле су басулардан зыян күрүчеләргә ярдәм итү акциясенә Татарстан актив кушылды. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район җитәкчелеге дә район халкын Краснодар халкына ярдәм кулы сузарга чакыра.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Әсхәт Сәфәров район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга хат белән мөрәҗәгать итте. Гуманитар ярдәм йөзеннән барлык оешма-предприятиеләр, хезмәт коллективлары, авыл халкына азык-төлек, аерым алганда, ярмалар, макарон изделиеләре, балалар өчен коры сөт катнашмалары, ит, балык консервалары, он, эчәр су, шулай ук шырпы, шәмнәр, эш бияләйләре, ирләр, хатын-кызлар, балалар өчен эчке киемнәр, юрган, мен­дәр, матрац, урын-җир әйберләре, сабын, кер юу порошоклары, памперслар тапшыру тәкъдим ителә. Әй­берләрнең кулланылышта булмавы шарт. Гуманитар ярдәмне Олы Кайбычтагы "Өмет" халыкка социаль яр­дәм күрсәтү үзәгенә тапшырырга кирәк. Телефон: 2-14-96. Бәладә калганнарга бергәләп ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге Әсхәт Сәфәров