Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмерләр аңлауга мохтаҗ

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең узган җомгада үткән чираттагы утырышында балаларны саклау һәм яклау буенча үсмерләр һәм ата-аналар белән җитди сөйләшү булды.

Әлеге утырышта балалар психологиясенә бәйле үтә дә четрекле проблемаларны еш хәл итәргә туры килә. Бу юлы да шулай булды. Районыбыз авылларының берсеннән чакырылган ана белән кыз арасында да аңлашылмаучанлык хөкем сөрә. Әнисе кызын тыңлата алмаудан, өйдә бер эштә дә булышмавы, инде тугызынчы класска күчкән кызының хәтта керләрен дә юмавы, кич чыгып китүе, икешәр көнгә югалып торган чаклары да булуы, сүз күтәрмәве, авыр характерыннан зарланды. Акыл өйрәтә башласа, "асылынып үләм" дип ке­нә куркыта икән. Исәбе - быел мәктәпкә бөтенләй бармау, ә сәбәбен класс җитәкчесен яратмау бе­лән бәйләде. Утырышта да: «Өйрәтмәгез мине, ме­нә күрерсез, кайтам да асылынам», - дигән сүз­ләр ычкындырган кыз бе­лән комиссия рәисе Фатыйма Бикбова да, комиссия әгъзасы Илдар Шакиров та чын психологларча әң­гәмә корды. Сөй­лә­шә торгач, ул бераз ачылып китте. Укуы алай бик начар түгел, чиреккә бер-ике генә өчлесе чыккан. Мин-минлеген җиңеп, бар көчен укуга гына юнәл­дерсә, тайгак юлга этәрүче дусларыннан арынса, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны максат итеп куйса, яхшы укучылар сафына да басарлык. Илдар Абдуллович аңа мәк­тәптә белем алуның мәҗ­бүри икәнлеген, кирәк булса, класс җитәкчесе белән сөйләшәчәген, кызны туры юлга бастыруда бөтен ярдәм чараларын да эшкә җигәчәкләрен әйтте. Кыз атлар да ярата икән, бу шөгыльне һө­нәр­гә әйләндерү буенча да киңәшләрне кызыксынып тыңлады. Комиссия утырышында озак кына сөй­ләшүдән соң, ул мәк­тәпкә барачагын, җәйге практика узачагын да әйт­те. Тәрбиягә авыр бире­лү­че яшүсмерләр белән күзгә-күз карашып сөйлә­шү, аларның проблемаларын тыңлый белү, яр­дәм кулы сузу, әлбәттә, үзенең нә­ти­җәләрен бирми калмас. Моның өчен киң җәмә­гать­челек: мәктәп, гаилә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең, авыл җирлекләре башлыкларының бер­­дәм хезмәттәшлек итүе таләп ителә. Бу кыз да, һаман "син начар, син тәр­типсез", дигән сүз­ләр генә ишетеп торган. Комиссиядә бар да аның шәхесен хөр­мәт итеп, кешелек дәрәҗә­сен кимсетмичә сөйләште. Гаиләдә дә бала иң элек мәхәббәт һәм бер-береңә дусларча мө­нә­сәбәт атмосферасында үсәргә тиеш. Шулай булганда бала үз-үзенә кул салу турында уйланмас, үзен ялгыз, ки­рәк­мәгән ке­ше итеп хис итмәс.

Утырышта җәйге каникул вакытында кичке унбер­дән соң да урамда йөргән малайларның ата-аналарына бәйле административ эшләр дә каралды. Полициянең участок уполномоченныена әле беренче генә тапкыр эләгү­ләрен искә алып, аларга кисәтү ясалды. Төнге сә­гатьләрдә йөрү­нең нинди күңелсезлек­ләргә китерүе турында профилактикик сөйләшү алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе

2
X