Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылылык җибәрү – көн үзәгендә

15 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов социаль яктан мөһим булган объектларга җылы җибәрүне тизләтү бурычын куйды.

- Миңа бу мәсьәлә буенча "Твиттер"да еш мөрәҗәгать итәләр, - диде ул. - Җы­лылыкны иң беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләргә, аннан соң инде фатирларга җибәрә башларга кирәк. Синоптиклар фаразы буенча тагын ике-өч көн җылы торачак, аннан соң салкыннар башлана.

Президент ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковка моны үз контроленә алуны йөкләде. Район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин җәй айларыннан ук һәр киңәшмәдә кышка әзерлекне тизләтү бурычын куя килде. Ул атна ахырына барлык объектларга да газ җибәрү та­лә­­бен куйды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтеп узганча, бу атнаның дү­шәмбесендә Олы Кайбычтагы "Миләш­кәй" балалар бакчасына җылы җибәрелде. "Буинскгаз" производство участогы Шуширмә, Хуҗа Хәсән, Мәл­ки­дәге балалар бакчалары, Зур Тәрбиттәге мәктәп-балалар бакчасы, Кече Кайбыч мәктәбе, Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йорты, Иске Тәрбит, Зур Урсак, Олы Кайбыч мәктәп­ләре, район үзәк сырхауханәсе, балалар сәнгать мәктәп­лә­ре­нә җылы җибәрергә рөх­сәт бирде. Калган объект­ларда да эш озакка сузылмас, дип кө­телә.

Киңәшмәдә "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында"гы 185 нче федераль законның Татарстанда үтәлеше, мәк­тәпләргә капиталь ремонт, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү,ремонтлау һәм модернизацияләү, су белән тәэмин итүче "Чиста су" объектлары төзү, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы эшчәнлеге хакында да сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция Җылылык җибәрү