Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзеңнән башла

Чүп-чар белән тулып ашкан каты көнкүреш калдыклары түгү контейнерлары - безнең җирлек өчен гадәти күренеш.

Кая гына карама, контейнердан читтә ятучы пакетлар, капчыкларны каргалар, хуҗасыз этләр бөтен урамга тарата. Көнкүреш калдыкларын капчыкларга тутырып ташласалар ярый да бит, ләкин юк! Чүп-чар тутырылган пакетны таратып бушаталар. Әлбәттә, җил аны теләсә кайда алып китә. Иң гади кагыйдәләрне дә үтәмәгәч, шимбә өмәләре үткәрүдән ни файда?! Чүп җыюны торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җилкәсенә генә аударып калдырырга ярамый бит. Башкалар эшен бәяләргә кайчан өйрәнербез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чисталык икеайлыгы

2
X