Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Урсак мәктәбе директоры Татарстан “Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 55 ел” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рифат Вәлиев Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар Советы президиумы карары белән "Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 55 ел" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Рифат Вәлиевка әлеге зур бүләкне балаларга өстәмә белем бирүнең 95 еллыгы уңаеннан Чаллыда узган республика тантанасында тапшырдылар. Педагогның бу бүләккә лаек булуы бер дә очраклы түгел, чөнки ул озак еллар дәвамында Зур Урсак укучыларына техник юнәлештә белем бирә. Аның кул астында шөгыльләнүче укучылар республика бәйгеләрендә дә даими җиңеп килә. Авиация юнәлешендәге югары уку йортын тәмамлаган педагогны, кулы һәр эшкә дә ятуы, яшүсмерләрдә техникага кызыксыну уята алуын истә тотып, быел Олы Кайбычта ачылган "ЭКО" балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә дә түгәрәк җитәкчесе итеп куйдылар.

- Сәләтле балалар күп ул, аларны үз вакытында күреп алып, дөрес юнәлеш бирә белергә генә кирәк. Зур Урсакта укучылар белән трактор җыеп, республикада җиңү яулаган идек. Былтыр укучым Алмаз Габделхадиев, катнашазык агрегаты җыеп, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, Татарстан Мәгариф һәм фән минис­тр­лыгы игълан иткән "XXI гасыр Кулибиннары" дигән республика бәйгесендә икенче урынга чыкты. Бүләккә лаек булуымда бу җиңүләрнең дә өлеше зур булгандыр,- диде педагог.

Кайбычта уйлап табучылар өчен җирлек - зур заводлар да, фәнни-тикшеренү институтлары да юк. Әмма уйлап табу сәләте булучыларга бу киртә була алмый. Моның өчен Рифат Вәлиев кебек үз эшеңне яратырга, сәләтеңне балаларга да бирә белергә, техникага, эшче һөнәрләренә кызыксыну уятырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак мәктәбе директоры Татарстан “Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 55 ел” дигә...