Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта өстәмә муниципаль сайлаулар узды

Бердәм тавыш бирү көнендә районның берничә бермандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайланды.

1956 нчы Борындык сайлау участогында 11.00 сәгатьтә 3 нче Кутузов бермандатлы сайлау округының 56 сайлаучысы тавыш биреп өлгергән иде инде. Бу округта барысы 93 сайлаучы теркәлгән. Депутатлыкка кандидат итеп Ирек Тимершин билгеләнгән иде. Сайлау участогы иртәнге 7.00 дә ачылды, 20.00 сәгатьтә тавышларны санарга керештеләр.

- Дөрес килдемме соң? - дип мөрәҗәгать итте Фә­ри­дә Сәләхиева комиссия әгъзаларына. - Сайлау без­нең округта гына уза, килгәндә юлда очраган таныш-белешләремә шуны аңлата килдем. Агитатор­ла­рыбыз барысын да сөйләгән иде, - диде ул.

Илсөяр Габдрахманова да үз фикере белән уртаклашты:

- Депутатлыкка кандидатны яхшы беләбез. Тумышы белән Шуширмәдән, механизатор. Авыл җирлеге депутаты тынгысыз булырга тиеш, чөнки алар - авыл җирлеге башлыгының төп ярдәмчеләре, гозер-сорауларыбызны җиткерүчеләр.

Көн кояшлы булып, бакчада эшләргә җай чыкса да, борындыклылар сайлауга җаваплы карады. Бәрәңге алуны сылтау итеп, килми калырлар дигән шикләр акланмады, сайлауда катнашуның мөһимлеген һәркем аңлады. Зур Урсак һәм Корноухово сайлау участокларында да бу көнне үз депутатлары өчен тавыш бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта өстәмә муниципаль сайлаулар узды