Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәргә шартлар тудырыла

Мартның соңгы ункөнлегендә Казанда "Өченче буынга белем. Конструктив мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе" дигән форум узды. Анда Кайбыч 135нче һөнәр училищесының информатика укытучысы, Өченче буын университетында компьютер нигезләре фәнен укытучы Агния Шоркина катнашты.

Секция кысаларында республиканың әйдәүче югары уку йортлары мөгаллимнәренең өлкән буынга заманча тормыш шартларында иҗади сәләтләрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирүче белем бирү программалары турында докладлары тыңланды. Пленар утырышта форумда катнашучыларның мөрәҗәгате кабул ителде. Республика җитәкчелеге өлкән буын вәкилләренә белемнәрен арттыру өчен шартлар тудырганда гына алар үзләрен җәмгыятьнең вәкилләре итеп хис итәчәк, бу үз чиратында җәмгыятьнең актив үсешенә китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форум узды