Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларда аптекалар ачыла

Хәзер Хуҗа Хәсән, Мәлки авылларында яшәүчеләргә дарулар сатып алу өчен ерак йөрисе юк, даруханә үзләрендә ачылды.

Ирле-хатынлы Бояриннар үз эшләрен башлап җибәрү турында уйлана башлагач, үзләре туып- үс­кән авылларда даруханә төзү турындагы фикергә килгәннәр. Кибетләр күп, шуңа да бу вариантка тукталмаганнар. Ла­рисага да, Вячеславка да авылдашларының проблемалары яхшы таныш, аларның кирәкле дарулар өчен Казанга, Канашка кадәр юл тотуларын да беләләр. Лариса үзе Мәл­ки кызы, Вячеслав Хуҗа Хәсәннән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу гаиләнең апетека төзү турындагы идеясен авыл халкы хуплаган. Шулай булмаса, объект­ны ачу тантанасына Сабантуйга килгән кебек килерләр идеме! Мо­ны үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәх­мә­тул­лин да билгеләп үтте:

- Бу төбәктә озак эшләдем, шуңа да сезнең бер­­­дәмлегегез, хезмәт яратуыгыз миңа яхшы таныш. Матур үзгәрешләрне шат­ланып кабул итә беләсез. Сезнең уңышларга чын күңелемнән сөенәм. Вячеслав Юрьевичка халкыбыз өчен тырышып йө­рүе­нә тирән рәхмәтемне белдерәм. Мин аның аптека ачу турындагы теләген хупладым, ул барын да үз көче белән башкарып чыкты. Хә­зер авыл халкы дару препаратларын үз авылларында сатып алу мөм­кинлегенә ия. Барыгызга да ныклы сә­ла­мәт­лек телим, аның турында алдан кайгыртырга кирәк, әмма дарусыз да яшәп булмый, - диде ул Вячеслав Бояринга Рәх­мәт ха­ты тапшырып.

Шул ук көнне Мәлки авылында аптека ачу тантанасында да Бояриннарга җы­лы сүзләр күп әй­тел­де. Бу аптекаларның ике­се дә уртак проект буенча төзел­гән.

Аның сәүдә залы, дару препаратлары саклау өчен бүлмәсе дә бар. Аптека ачылу тантанасына килүчеләрнең фи­кер­ләре белән дә таныштым. Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Данилов, лаеклы ялдагы Валентина Косякова, Анна Щукина, Раиса Краснова, "Гө­бенә" агрофирмасында ферма мө­дире Валентина Макарова да авылдашлары Юрий белән Ларисага, бу эштә теләк­тәш­лек белдергән район башлыгына олы рәхмәтләрен, ерак авылларга да цивилизация килүенә шатлануларын бел­дерде. Аптека хуҗалары бәлки башка авылларда да шундый биналар ачар, дип ышанасы килә. Алар кирәк һәм халык өчен мөһим! Дару препаратлары бе­лән "ТатХимПродукт" җаваплылыгы чикле җәмгыяте, "СИА-Интершейшнл" фармацевтик күмәртәләп сату итү компаниясе тәэмин итәчәк. Бу аптекаларда фармацевт-медиклар: Хуҗа Хә­сәндә Валентина Сулагаева, ә Мәл­кидә Аида Андреева эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылларда аптекалар

2
X