Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без картлыкны шатлыкка әверелдерергә телибез” – ди картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Миңнуллина

Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында без еш кунак. Биредә әледән-әле төрле чаралар үтә, төрле шәхесләр, кунаклар, иганәчеләр килә, очрашулар оештырыла. Моннан өч ай элек билгеләнгән яшь җитәкче белән, гүя, мәрхәмәт йортына яңа сулыш өрелгәндәй булды - барган саен бу хакта интернат-йортта яшәүчеләр сөйләп туя алмый. Альбина Миңнуллинаның үзе белән...

- Альбина, шундый җитди оешманы җитәкләргә тәкъдим алгач, ниндирәк хисләр кичердегез? Эшкә кереп китү авыр булмадымы?

- Дөресен генә әйткәндә, югалып калгандай булдым. Аңа кадәр укытучы булып эшләдем, ә монда бөтенләй башка өлкә, яңа кешеләр, коллектив... Һәрьяклап үлчәп карагач, үземне кулга алгач, тәкъдимне кабул иттем. "Ярар, тырышып карармын", - дидем, һәм бүген дә тырышам. Бәхеткә, өлкән кешеләр белән дә, интернат-йорт хезмәткәрләре белән дә уртак телне бик тиз таптык. Яшь булгач, китәр, дип уйлыйлар, күрәмсең, "Зинһар өчен, безне ташлап китмә!" диючеләр дә бар. Озак еллар биредә җитәкче булып эшләгән Салих абый Маннанов белән даими элемтәдә торабыз, акыллы киңәш-тәкъдимнәре белән ярдәм итә, кирәк чакта, юл күрсәтә, дигәндәй.

Йортка килеп керүгә карашлар да үзгәрә икән. Гомер көзенә җиткән кеше үзе дә сабый бала сыман - әйткән сүзне игътибар белән тыңлый, йөрәгенә якын ала, хисләренә ирек бирә... Шунысы шатландыра: алар мине көтеп алалар, дип сизәм. Игътибарга, назга сусаган кешеләр янында үзенә бер төрле хис биләп ала. Барысын да кочаклап алам, һәрберсе белән сөйләшәм, күңел җылымны, олылау-хөрмәтемне җиткерергә тырышам. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең бүгенгесен бераз гына булса да шатлык белән бизәргә телибез. Үземне аларның борчулары өчен дә, шатлыгы өчен дә җаваплы итеп сизәм. Монда эшләп, тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп, ямь табып яшәргә кирәклеген аңладым.

- Өлкәннәр белән аралашканда, картлар йортындагы уңай үзгәрешләр турында да еш телгә алалар...

- Беренче көнне эшкә килеп, бинаны карап, коллектив, өлкәннәр белән танышып чыккач ук, ниләр эшләргә кирәклеген планлаштыра башладым. Башта чисталык ягын тәртипкә китердек, кечкенә генә ремонт ясадык: стеналарны буяп, керү юлының идәненә һәм баскычына плитка түшәттек, беренче каттагы бүлмәләрдә юыну урыннарына плитка ябыштырдык, ашарга пешерү бүлмәләрендә стенаны ясаттык. Стена газеталары, стендларны яңарттык, ял бүлмәсен матурладык - интернат-йортыбызда яшәүчеләр гүзәллекне ярата, чөнки үзләренең дә күңелләре матурлыкка, яхшылыкка омтыла... "Социаль тернәкләндерү" дип аталган яңа программа буенча эшләячәкбез. Аны тулысынча тормышка ашыру өчен дәвалау физкультурасы үткәрергә аерым махсус кабинет кирәк. Әлегә хыялым әнә шул эшне башкарып чыгу. Иганәчеләр ярдәменә мохтаҗбыз. Хыяллар күп инде ул: язга интернат-йортның тирә-юнен гөл­чә­чәкләргә күмәргә иде. Инде хәзер үк булышабыз дип торучы өлкән апаларыбыз да бар бит!

- Иганәчеләр димәктән, ярдәм итәргә алынучылар бармы?

- Күп булмаса да, бар андыйлар, шөкер. Сентябрь аенда ремонт ясаганда сметадан тыш та эшләр башкарылды, төзелеш оешмасы директоры Равил Җәләлиев акчасын сорамады, "күчтәнәч булсын", - диде. Өлкәннәр ункөнлегендә шәхси эшмәкәрләргә үзем хатлар юлладым, бик азлар гына ярдәм итте... Корбан бәйрәменә ит алып килүчеләр байтак булды, аларга ихластан рәхмәт әйтеп, чалган корбаннары кабул булсын иде, дип рәхмәт укыдык.


Яраткан әдәби әсәре: Әмирхан Еники, Галим­җан Ибраһимов әсәрләре, Антон Макаренконың "Педагогик поэма"сы.

Яраткан музыкасы: заманча R&B, популяр музыка. Биергә ярата!

Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлар: бары тик дөресен генә сөйләүче кешеләрне яратам.

Девиз: "Ни генә булса да, барысы да яхшыга!"


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Без картлыкны шатлыкка әверелдерергә телибез” – ди картлар һәм инвалидлар интернатйорты директоры А...