Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм белән!

Белгәнегезчә, 13 гыйнвар көне Россиядә матбугат бәйрәме буларак истә кала. Шул җәһәттән, безнең яраткан гәҗитебез "Кайбыч таңнары"нда эшләүче хадимнәрнең дә бу көн шатлыклы һөнәри бәйрәмнәре дип исәплибез.

Газета коллективы инде менә ничәмә-ничә еллардан бирле район халкын безнең тирәдә булган һәм булып яткан вакыйгалар белән таныштырып бара, аларга кирәкле бәя бирә. Бу матбугат органы районыбыз тормышында билгеле бер мөһим урын алып тора һәм аның алыштыргысыз аппараты ролен үти. "Кайбыч таңнары"ннан башка безнең бу кечкенә генә төбәгебезне күз алдына да китереп булмый хәзер, чөн­ки ул дөрестән дә "дүр­тенче хакимият" ролен бик яхшы алып бара.

Хәзерге вакытта гәҗитебезнең тышкы кыяфәте дә яхшырды, фотоматериаллар аеруча югары сыйфатка ия. Газетаның эчтәлеге дә мавыктыргыч, хәбәрләр һәм вакыйгалар оста тел белән тасвирлана, аларның төрлелеге һәм кабатланмавы да гә­зит укучыларда уңай тәэсир калдыра. Монда шу­ны әйтеп үтәргә кирәк: "Кайбыч таңнары"нда үз эшенең осталары, профессиональлар эшли. Аларның тел байлыгы, фикерләү маһирлыгы, нәфис сүзгә осталыклары күзгә ташланып тора. Ме­нә шундый редакция коллективы булганда "Кайбыч таңнары"ның һәр­бер саны аны укучылар өчен кирәкле, мавыктыргыч матбугат органы булыр һәм алда да күп еллар дәвамында районыбыз тормышын рухи яктан бизәп, баетып торыр дип ышанасы килә. Мин үзем дә ел саен "Кайбыч таңнары"на язылам, чөнки районыбызда, төбәгебездә булган хәлләрнең чын дөресен ул гына әйтә. Әгәр гәҗитнең берәр номеры соңгарак калып килсә, борчылам, аны укымасам, миңа нәрсәдер җитмәгән кебек булып тоела, әйтерсең, ул берәр төрле витамин. Урысча әйткәндә, "Так держать, молодцы!" диясе генә кала "Кайбыч таңнары"н чыгаруда тырыш хезмәт куючы кешеләргә.

Дилбегәне нык тотыгыз, кулдан ычкындырмагыз, иптәшләр!

Барыгызны да гәҗит укучылар исе­мен­нән һөнәри бәй­­рәмегез белән котлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев