Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшчеләргә махсус кием бирелде

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч муниципаль районындагы күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы производство берләшмәсендә хезмәт турындагы законнарның, аерым алганда, хезмәтне саклауның оештырылышын тикшерде.

Безнең райондагы торак-коммуналь хуҗалыгы ка­ты көнкүреш калдыклары түгү, территорияне төзекләндерү, Олы Кайбычта һәм район территориясендә коммерция нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 221 маддәсендә күрсәтелгәнчә, хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булса, шулай ук өс киеме пычрануларга юл куелса, эшчеләргә сертификат узган махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану әйберләре бирелә.

Эш бирүче билгеләнгән нормалар нигезендә үз акчалары хисабына махсус эш киемнәрен үзвакытында бирергә, юу, киптерү, ремонт һәм яңадан алмаштыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Шулай булуга да карамастан, район торак-коммуналь хуҗалыгында ун эш­чегә эш киемнәре, шәх­си саклану әйберләре бирелмәгән. Әлеге факт буенча район прокуратурасы 2010 елның 9 ию­нен­дә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе адресына дәгъва хаты җи­бәрде. Әмма 2012 елның гыйнварына кадәр район прокуроры таләбенә колак салучы булмады, закон бозылу очрагы бетерелмәде. Шул сәбәпле, прокуратура район судына Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеген үз эшчеләрен махсус эш киемнәре белән тәэмин итүдә битарафлык күрсәтүендә гаепләп, дәгъва гаризасы җибәрде. Прокурор гаризасын караган вакытта җитәкчелек җитешсезлекләрне үз ирке белән бетерде һәм эшчеләр мән­фәгате якланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы прокуратурасы