Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирле идарә органнарының активлыгы таләп ителә

"Законнар чыгару инициативасы: теория һәм практика" дигән темага "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган семинар муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарының хокук өлкәсендәге эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән иде. Анда муниципаль районнарның Совет рәисе урынбасарлары, "ТЯГ" хәрәкәтенең территориаль бүлекчәләре Советлары рәисләре, "Бердәм Россия" депутат фракцияләре төркемнәре һәм "Татарстан - Яңа гасыр" депутат...

Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт Со­веты рәисе урынбасары, "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси Советы әгъзасы Римма Ратникова ачып җибәрде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, ТР Дәүләт Советының за­коннар чыгару эшчәнлегендә муниципаль берәм­лекләрнең вәкаләтле ор­ганнарының катнашуын җанландыру таләп ителә, чөнки, законнарны га­мәл­гә ашыручылар буларак, нәкъ менә алар теге яки бу мәсьәләләрне чишкән­дә каршылыкларга очрый һәм Дәүләт Советына үз тәкъдимнәрен кертә ала. ТР Дәүләт Советының за­конлылык һәм хокук тәр­тибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, РФ субъектлары законнары бүлеге на­чаль­нигы Майя Пашкова, органнар белән хез­мәт­­тәшлекне оештыру департаменты начальнигы урынбасары Ләлә Мә­җитова һәм башкалар үз чыгышларында ТР Дәү­ләт Советында закон проектлары чыгару планын формалаштыру тәр­тибе, ТР норматив-хокукый актларына ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү, закон проектларына җә­мәгать экспертизалары үткәрүдә җәмә­гать­че­лек­нең роле турында сөйлә­де. Тренинглар семинарда катнашучыларга норматив актлар тутыру, законнар чыгару инициативасын гамәлгә ашыру кү­некмәләрен алырга я­р­дәм итте.

Парламент рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин билгеләвенчә, 2009 елдан башлап, хә­зерге дүртенче чакырылышта Дәүләт Советына җирле вәкаләтле идарә органнарыннан нибары 21 закон чыгару инициативасы кабул ителгән.

- "Чи" закон проектларыннан оялырга кирәкми, - дип белдерде Фәрит Мөхәм­мәтшин. - Аларда рациональ орлык булса, һичшиксез, эшебездә файдаланачакбыз.

Парламент рәисе җирле идарә органнары эшчәнлегендә, законнар чыгару өлкәсендә ТР муниципаль берәмлекләре Советының мөһим роль уйнавын да әйтеп үтте.

Семинарда Кайбыч муниципаль район Советы рәисе урынбасары Рә­мис Хәялиев, "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрә­кәтенең территориаль бү­лекчәсе рәисе Фәридә Нигъмәтҗанова, Кайбыч муниципаль вәкаләтле органында "Татарстан - Яңа гасыр" депутатлар төркеме җитәкчесе Газимагомед Магомедов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җирле идарә органнары

2
X