Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Тәрбиттә модульле пункт булачак

Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү программасы кысаларында 28 сентябрьдә районыбызның Иске Тәрбит авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау эшләре башланды.

Монтаж эшләрен Азнакай шәһәренең "Нефтемаш" заводы эшчеләре башкара. Без бирегә килгәндә, төзелеш бригадасы булачак медицина пунктының нигез субайларын кага иде. Якын көннәрдә стена блоклары китере­ләчәк. Фундамент эшләрен башкаручы егетләр (рәсемдә сулдан уңга) Айдар Яппаров һәм Данис Шәрәфуллин әйтүенчә, монтаж эшләре атна-ун көн эчендә башкарыла. Әлеге бригада соңгы вакытта Нурлат, Лаеш, Аксубай, Тәтеш, Апас, Чүпрә­ле районнарында мо­дуль­ле ФАПлар монтажлау эшен башкарган. Ис­ке Тәрбиттәгесе - унбишенче объектлары.

- Безнең авылдагы фельд­шер-акушерлык пункты 1968 елда щитлардан тө­зелгән, аны 1998 елда кирпеч белән тышладылар. Монда салкын, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлыклар юк, мич­кә ягабыз. Санитарка штаты ягулык сезонына гына калдырылды. Камыллы авылы халкы белән бергә 480 кешегә медицина яр­дә­ме күрсәтәм. Яңа пункт төзелүен авыл халкы шатланып кабул ит­те, - ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Медова.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, модульле ФАП комплектына төрле җи­һаз­лар да кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбиттә модульле пункт булачак