Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кисәтү чараларын көчәйтик

Кайбыч районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында сүз укучылар, студентлар, армия хезмәтенә чакырылучыларның наркотик һәм психотроп матдәләр куллануын ачыклау максатында профилактик медицина күзәтүе үткәрүне оештыру мәсьәләләре һәм бу чараларны камилләштерү турында барды.

Утырышта чыгыш ясаган "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Фирдания Алиева белдерүенчә, районда әлеге өлкәдә тотрыклы хәл саклана. Әмма бу яшүсмерләр арасында кисәтү эшен сүлпән­ләндерергә була дигән сүз түгел. Район сырхауханәсенең белгеч-наркологы белән даими рәвештә очрашулар һәм әңгәмәләр уздыру, 10-11 сыйныф укучыларына тест-полоскалар ярдәмендә медицина кү­зә­түлә­ре үткәрү, яшь­­ләр­нең буш вакытын оештыру, комиссиядә исәп­тә торучы үсмерләрне эш бе­лән тәэмин итү яшь­ләрдә наркотикларга каршы тотрыклы караш булдыруга хезмәт итә. Үсеп килүче буынның проблемаларын хәл итү­дә комплекслы чаралар үткәрү, балигъ булмаганнарны спортка тарту, сә­ла­мәт яшәү рәвешен пропагандалау үз нәтиҗәләрен бирә дә инде. Сергей Воробьев фикеренчә, бу афәт безне дә читләтеп үтмәскә мөмкин. Җәйге чорда яшүсмерләргә карата аеруча зур игътибар бирү сорала, чөнки шә­һәр­дән кунакка күп яшь­ләр кайта, араларында наркотиклар кулланучылар булып, авыл яшьләрен дә артларыннан ияртергә мөмкин. Хокук саклау органнары әти-әни­ләр белән дә, укытучылар белән дә хезмәттәшлеккә әзер. РФ Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять буенча бер җи­наять эше ачылуы, табиб билгелә­мә­сеннән башка наркотик препаратлар куллану факты буенча административ җаваплылыкка тартуның ике очрагы теркәлү җәмәгатьчелеккә саклыкны арттырырга кирәклегенә ишарә­ли. Район нар­котикларга каршы кө­рәш комиссиясе сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча тагын да үтемлерәк профилактик чаралар булдырырга, наркотикларга кар­­шы кисәтүнең максатчан системасын эшләргә бурычлы. Газимагомед Магомедов билгеләгәнчә, кызганычка, тест-полоскалар алуга бүлеп бирелгән акча гомумбелем бирү мәктәплә­рендә укучыларның барысын да тикшерү өчен җитәрлек түгел, өс­тәмә инвестицияләр та­ләп ите­лә. Комиссия рәисе Алексей Макаров яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигына барлык мәктәп укучыларына медицина тикшерүе үткәрү мөмкинлеген эзләп табу һәм яшүсмерләрне спорт чара­ларын­да актив катнаштыру бурычын йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Кайбыч районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе

2
X