Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колаңгы киләчәккә карый

Колаңгы авыл җирлегенең отчет җыелышы һәр елдагыча җанлы үтте. Узган атнаның җомгасында үткән җыелышка авыл тормышына битараф булмаучыларның барысы да килгән иде.

Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов чыгышыннан күренгәнчә, авыл халкы нигездә мал асрап, җитештерелгән продукциясен сатып көн күрә. Җирлеккә караган Колаңгы станциясе, Бәли, Кече Колаңгы авылларында асралучы 86 баш мөгезле эре терлекнең 16сы гына сыерлар, бу азрак, әлбәттә. Авыл җирлеге территориясендә ике гаилә фермасы төзелгән.

Эшкә сәләтле кешеләрнең 121е районнан читкә китеп эшли. Беркайда да эшләмәүчеләр дә бар. Колаңгы икмәк кабул итү пунктында төзелүче элеватор халыкны эш белән тәэмин итүне өлешчә хәл итәр, дип әйтергә тулы нигез бар. Колаңгыда быел төзеләчәк элеватор егәрлеге буенча көчле булачак. Фидаил Тәлгатович үз чыгышында халыкны су, электр энергиясе, газ белән тәэмин итү, авылларны төзекләндер мәсьәләләренә дә тукталды.

Отчет җыелышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, район почта бүлеге начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова," Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция мойоры Рушан Хуҗин, Колаңгы ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Илгиз Могыйнов, Кайбыч балык хуҗалыгы директоры Гомәр Җамалетдинов, Колаңгы авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәхим Мостафин да катнашты.

Отчет җыелышында чыгыш ясаган Колаңгы төп мәктәбе директоры Равилә Гафарова, балалар бакчасы мөдире Валентина Лапина, авыл җирлегенең участок уполномоченные, полиция капитаны Александр Маланьев кыскача башкарылган эшләренә, проблемаларына тукталды. Балалар бакчасында балаларга җәйге чорда уйнау өчен мәйданчык тиешенә җиһазландырылмаган. Бу проблеманы хәл итүне Гомәр Җамалетдинов үз өстенә алды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлегенең узган елда эшчәнлегенә канәгатьләнерлек дип бәяләде.

-- Биредә хәл ителәсе мәсьәләләр шактый әле. Үзегез күреп торасыз, Колаңгыда 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзелешенә керештек. Бу авылда татар зираты булдыру проблемасы бар иде, хәзер ул хәл ителде дияргә була, җир бүлеп бирелгән, тирәсе тотып алынган. Кече Колаңгыга юл ачуны авыл җирлеге белән хәл итәргә кирәк. Бәли авылында кое чистартуны да авыл җирлеге хәл итәргә тиеш. Ә менә Бәлидәге гаилә фермасына кадәр юл төзү безнең өстә. Залда утыручылардан Шүширмә -- Кайбыч арасындагы автобус маршрутына кагылышлы сорау булган иде. Шәхси эшмәкәр Фирдүс Ибәтуллин автобусы һәр атнаның сишәмбе, җомга көннәрендә Шүширмәдән иртәнге сигезенче егерме минутта кузгала, көндезге сәгать унбердә Кайбычтан авылга кире китә. Пассажирлар азрак булса да, без бу маршрутта автобусны туктатмыйбыз, -- диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгы авыл җирлеге