Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәниләргә – балалар почмагы

Пенсия фонды идарәсе коллективында хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәпкә озату традициясе яши.

2010 елда хезмәткәрләрнең өч, узган ел ике, быел бер баланы мәктәпкә озатканнар. Фондтан алар­га уку кирәк-яраклары бүләк итә­ләр, ә беренче класска баручы бала үзе­нең яраткан уенчыгын калдыра.

- Быел улым Раил мәк­тәпкә бара, ул үзенең яраткан уенчыгы - куянын балалар почмагында калдырды, - ди идарә начальнигы Чулпан Кама­лие­ва.

Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эш­ләү бүлегенә көн саен берничә гаилә мөрәҗәгать итә. Әниләре үз эшләре белән йөргән арада балалары көтү залында оештырылган балалар почмагында уйный, рәсем ясый ала. Уңайлы шартлар тудырган өчен клиентлар шикаять һәм тәкъ­димнәр кенәгәсенә рәхмәт сүзләре язып калдыручылар да байтак.

Сүз уңаеннан, Ана (гаи­лә) капиталына сертификат 2007 елдан бирелә башлады, шул вакыт эчен­дә районда 500 дән артык гаилә сертификатка ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined