Уңайлы мохит тудырылганмы?
Мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның мәнфәгатен кайгыртуга чынлап торып тотынган "Уңайлы мохит" федераль программасы инвалидларга тулы канлы тормыш белән яшәү өчен уңайлыклар булдыруны күздә тота. Кайбычта бүгенге көндә 39 кеше инвалидлар арбасы ярдәмендә генә хәрәкәт итә ала. Сер түгел, юлда йөргәндә алар уңайсызлыклар кичерә, чөнки сырхауханәгә яки банкка килү өчен җәмәгать...
Илнур Әхмәтҗанов: Әтием Хәйдәрне аяусыз чир аяктан екканга ике ел була. Олы Кайбычтагы җәмәгать үзәге, сырхауханәгә барганыбыз бар, арба белән керү өчен шартлар тудырылган. Һәр бина ишеге махсус җиһазландырылса, бик шат булыр идек.
Сәвия Зиннурова: Балабызны кая да булса алып барганда күтәреп кенә йөртәбез. Ә менә урамга һава суларга чыксак, арбага утырабыз. Урамыбызда асфальт бар. Әлегә авырлыклар күренми, әмма үсә төшкәч каршылыклар туарга мөмкин. Күзәтүләрем буенча, бездә уңайлы пандуслар белән җиһазландырылган керү юллары азрак әле.
Илфар Баһавиев, район прокуроры урынбасары: Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар тудыру бер яктан закон таләбе булса, икенче яктан әхлакый бурычыбыз булып тора. Җәй көне узган тикшерү барышында социаль яктан мөһим ике объектка керү юлында пандус һәм тотыну җайланмасы булмавы ачыкланган иде. Икесендә дә хата төзәтелде. Хәзерге вакытта район үзәгендәге һәр объектка шундый тикшерү уздырыла, тиешле чараларын күрү өчен, нәтиҗәләр район судына юлланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев