Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел табынына

"Яңа елга бергәләп әзерләнәбез" сәхифәсенең бүгенге кунагы - район электр челтәре начальнигы Марат Ясәвиев.

Яңа ел табынын духовкада алма һәм яшел тәмләткечләр белән пешерелгән каз, үрдәктән башка күз алдына китерә алмаса да, өстенлекне күркәгә бирә. Күркә ите диетик булып санала. Га­дәттә без бәйрәм өстәленә майонезлы салатлар әзерлибез, шулай да күркә итен организм җи­ңелрәк үзләш­терә. Аны башта тозлы суда пешеп алырга һәм духовкага тыгарга кирәк. Противеньга бәрәңге һәм күркәнең эч-башын да сала. Күркә кызарып пешсен өчен аны даими рәвештә әйләндереп торырга ки­рәк. Марат Ясәвиев каз белән үрдәкне, мае агып бетсен өчен, духовкада пешерә.

Рецепты түбәндәгечә: уртача зурлыктагы каз, 1 кило алма (зур каз өчен), тәм­ләткечләр, тоз кирәк. Казны юабыз, корытабыз, тоз, тәмләткечләр белән ышкыйбыз да ярты сәгать тотабыз,алманы бүлгәлибез ( антон алмасы яхшырак) һәм каз эченә тутырабыз, тегеп куябыз. Духовкага тыгабыз, канатлары һәм аяк өлешен фольга белән төрәбез. 2 сәгать чамасы пешә, артык маен җыеп торабыз. Пешеп чыккач, эчлеген алабыз, казны савытка салып, янына бәрәңге, ит куеп табынга чыгарабыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яңа елга бергәләп әзерләнәбез”