Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр гвардиясе активлаша

21 февральдә район Советының утырышлар залында "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстандагы төбәк бүлегенең Кайбыч җирле бүлеге штабының чираттагы утырышы булды.

Штаб җитәкчесе Гөлинә Габдрахманова әйтеп узганча, быел "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе" оешмасы билгеләгән "Медия Гвардия", "Мин - ирекле", "Федераль яшь­ләр сайлау штабы", "Мин - депутат", "Сәяси лидерлык мәктәбе", "Мин - коткаручы" проектлары юнәлешендә эш алып барачаклар.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбыч бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Лотфуллина, районда бу елның Төзекләндерү һәм яшелләндерү елы буларак игълан ителүенә тукталып, яшь гвардиячеләрне язгы чорда агачлар утырту, зиратларны җыештыру, төзекләндерү эшләрендә актив катнашырга чакырды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев үз чыгышында диплом алган яшь белгечләрне районга эшкә кайтару, аларны торак белән тәэмин итү, эш шартлары тудыру турында сөйләде. Кайбычның киләчәге белемле, эшчән яшьләр кулында. Кайбыч җирле бүлеге штабы әгъзасы Мария Пулянина "Бер­дәм Россия Яшьләр гвардиясе" эшчәнлеген барлык авыл җирлекләрендә дә активлаштыру, сайтлары, эш планары турында чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова яшь гвардиячеләрнең "Мин - ирекле" проектына тукталды. Әлеге проектны волонтерлык эше белән бәйләп сөйләде.

Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы чараларда катнашуы хакында сүз алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе”

2
X