Алдагы өч елга бюджет билгеләнә
Кайбыч муниципаль район Советының 26 нчы утырышында депутатлар Кайбыч муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы план чорына бюджетын беренче укылышта расладылар. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова сүзләренә караганда, ул дефицитлы түгел, 2012 елгы бюджет белән чагыштырганда, балансланган.
Төп басым салым салынылучы базаның исәбен алып бару хисабына бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру, бюджет чыгымнарын киметү, икътисади процесслар үсешен прогнозлауның төгәллеген арттыруга ясала. Шулай ук салым түләүчеләр белән контроль-икътисади эшчәнлекне яхшырту хисабына салым базасын киңәйтүнең өстәмә юлларын эзләү, салымнарның, аеруча милек һәм җир салымнарының, стимуллаштыручы ролен күтәрү мөһим. Финанс-бюджет палатасы рәисе фикеренчә, 2013 елдагы бюджет чыгымнарының тулысынча һәм үзвакытында финанслануы чыгымнарны оптимальләштерү буенча чараларга һәм ассигнованиеләрдән нәтиҗәле файдалануга бәйле. Оптимизация процессы, районның баш финансисты сүзләренә караганда, комплекслы булырга һәм бюджет чыгымнарын киметүгә түгел, ә чыгымнарны арттыруга китерүче сәбәпләрне бетерүгә юнәлдерелергә тиеш. 2013 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 218,6 миллион сум, чыгымнар 218,6 миллион сум күләмендә прогнозлана. Депутатларга, гамәви тыңлаулардан соң 2012 елга һәм 2014-2015 елларга бюджет раслау бурычы тора.
Утырышта шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" районара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗинның агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлекләре турындагы отчеты тыңланды, полициянең участок инспекторлары хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча өстәмә чаралар, аларны хокукый яклау мәсьәләләре каралды. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илшат Габидуллин чыгышында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде. Депутатлар шулай ук ТР Кайбыч муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга шәхси эшмәкәрләргә субсидияләр бирү турындагы нигезләмәләр белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев