Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Арабыздан тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны китте

    Бүген Олы Кайбыч авылында яшәгән сугыш ветераны Хәдия Вәлиева арабыздан китте.

    Быел ямьле май аенда 95 яшен тутырган Хәдия апаны соңгы юлга озатырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасы камалышында калган Хәдия апаның данлыклы тормыш юлы узуын, аның районыбызның хөрмәтле кешесе булуын билгеләп үтте. "Хәдия Вәлиева Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак йорт белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән һәм бөтен уңайлыклары булган ветеран йортында оныклары белән бергә яшәде. «Тыныч йокла, Хәдия апа, синең исемең күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: