Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Арысланда метеорит табылды

    Казандагы А.Штукенберг исемендәге Геология музеенда Арыслан метеориты пәйда булды. Безнең Арыслан авылында табылганы өчен аны шулай атарга булганнар. Узган атнада бу вакыйга турында телевидениенең шактый каналларында күрсәттеләр.

    Әлеге "космостан килгән кунак"ны Виктор Тихонов инде 2002 елда ук авылдан бер чакрым тирәсе ераклыкта тапкан булган. Бу таш яныннан гел үтеп йөрсә дә, башта аңа әллә ни игътибар итми. Телевизордан метеоритлар турында тапшыру карагач кына болындагы теге ташны исенә төшерә: ул да шуңа охшаган, җитмәсә гадәти булмаган кызгылт төстә, башкалардан бик нык аерылып тора. Аны өенә алып кайтып куя да шуның белән оныта. Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыган елларында еш исенә төшерсә дә, каядыр тапшырырга мөмкинлеге, аның чынлап та метеорит булуы турында уйлап та карамый. Ташны Мәскәүгә экспертизага җибәрәләр, белгечләр аның уникаль табылдык - тугыз килограмм авырлыктагы метеорит икәнлеген раслыйлар. Виктор Дмитриевич галәм байлыгын Казан федераль университетының Геология музеена бүләк итәргә була. Аны тапшыру тантанасын "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесеннән дә, Россия каналыннан да күрсәт­теләр.

    Россиядәге иң бай һәм борынгы музейларның берсе булган музей хезмәткәрләре фикеренчә, әлеге метеорит җиргә якынча 100 ел элек төш­кән, аның яше чама бе­лән 5 миллиард тәшкил итә.Һәм ул Татарстанда табылган бишенче метеорит. Бу гади булмаган экспонатны сатып зур ак­ча эшләргә мөмкин булса да ул аны музейга бүләк итә. «Галәм бүләге кешелеккә хезмәт итәргә ти­еш», - ди Виктор. Югыйсә, сәламәтлеге мактанырлык түгел, акча гел кирәк. Арыслан ләме белән дә­валанып, тәненә сихәт ала икән. Арыслан башлангыч мәк­тәбе мөдире булып эш­ләүче тормыш иптәше Алевтина Александровна белән ике бала үстерә­ләр. Үзе төрле эшкә йө­ри. "Инженер булырга тәкъ­дим итсәләр дә, мин ике ел саф һавада көтү көттем, сулышыма яхшы", - ди ул.

    Виктор Тихонов музей фондын баетуга керткән зур өлеше өчен университетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны фәнни эшчәнлек буенча проректор Данис Нургалиев тапшырды. Әлегә Виктор табылдыкның тө­гәл урынын берәүгә дә күрсәтми, сер итеп саклый. Үзе әйтмәсә дә, кайбер чыганаклар аша без геологларның бу урынны тикшерергә планлаштырулары хакында белдек. Табылдык метеоритның бер кисәк кенә булуы, калган өлешенең җиргә ти­рән күмелеп калуы ихтимал. Ә кайбычлылыр музейга барып, серле космос дөньясы, Арыслан метеориты белән таныша алалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: