Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Авылдашыбыз Равилгә рәхмәтебез чиксез!», -ди газета укучыбыз

Олыгайган саен күңел нечкәрә, аз гына сүздән дә хәтер кала, ягымлы караш иясен кысып кочаклыйсы килә башлый. Өлкән кешеләрнең күңеле шундый нечкә инде аның.

Хөрмәтләделәр, ничек кенә әле, Казан ресторанына барган сыман булдык. Олы Кайбычның затлы кафесы безне кочак җәеп каршы алды. Иганәчебез дә үзебезнең авыл егете, Кошманда туып-үскән Равил Җәләлиев булып чыкты. Сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып тора иде. Мәҗлестә районыбыз һәм авылыбызның мөхтәрәм кешеләре, мәзиннәребез дә катнашты. Күптән түгел хаҗ кылып кайткан күршем Ибраһим Сабировның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре барыбызның да күңеленә хуш килде. Равил Җәләлиев вафат булган әти-әнисе, туганнары истәлегенә корбан чалдырып, авылыбызның өлкән кешеләрен җыеп, кунак итәргә күптән уйлап йөргән. Ул авыл халкын мул табын артына җыйды. Үзе генә түгел, бөтен гаиләсе, туганнары да йөгереп кенә йөрде. Махсус автобус безне кафега алып килеп, кайтарып та куйды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина әлеге чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Авылдашыбыз Равилгә, гаиләсенә, туган-тумачасына рәхмәтебез чиксез. Киләсе елда да, исән-имин булып, мул табыннар артында очрашулар насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев