Авылның киләчәге Руслан кебек яшьләр кулында
Уку йортларын тәмамлап туган якларына кайтучыларга эш эзләп интегәсе түгел, эшләргә теләгең генә булсын.
Ульянково авылында туып-үскән Руслан Сундуров та язмышын туган ягы белән бәйләвенә бер дә үкенми. Узган ел Кайбычта 135 нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, "Алтын кырлар" җәмгыятенә эшкә кайткан. Яшь механизаторга куәтле "Челенжер" яшел масса уру комбайнын ышанып тапшырганнар. Руслан, беренче сезон гына эшләсә дә, чит ил техникасын үзләштерергә өлгергән инде. Училищеда алган белемнәрен практикада уңышлы куллана. Әлеге җәмгыятьтә "ГАЗ-53" машинасында эшләүче әтисе Виктор уяткан анда техникага мәхәббәтне.
Руслан Сундуров 1395 гектарда яшел масса урган. Сменага 80-90 гектар мәйданда эш башкарырга өлгерә. Эшче һөнәрен сайлаган бу егеткә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев