Багайда яшәүче Александр Корсаков Корея, Кытайда барган сугышчан хәрәкәтләргә эләгүе турында
Багай авылында туып-үсеп, шушы көннәрдә генә сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үткән Александр Корсаков бәхетен туган ягында тапкан. Аны олы юбилее белән котларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова белән хуҗалык җитәкчесе Рамил Каюмовның да килүе бер дә гаҗәп түгел. 75 яшенә кадәр хуҗалыкта эшләгән Корсаков кебекләрне ничек хөрмәтләмисең, ди инде!?
- Александр Михайлович кебек эш өчен чын йөрәктән янып йөрүчеләр күбрәк булсын иде әле. Без бүген дә аларның бай тәҗрибәсе, акыллы киңәшләренә таянабыз. Юбиляр әле дә фермада эш барышы белән кызыксына. Эшлекле тәкъдимнәрен өчен рәхмәт аңа, - диде Рамил Шамилович.
Озак еллар буена ферма мөдире булып эшләгән хезмәт ветераны мәгънәле тормыш юлы узган. Ашыкмый гына хәтер йомгагын сүтте ул безгә. Алабугада ветеринария фельдшеры, Казанда ясалма орлыкландыру технологы һөнәрләрен үзләштергән Корсаковның хуҗалыкның терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше зур. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Әтисе Михаил Алексеевич беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Ике сугышның үзәгендә кайнаган фронтовикны Бөек Ватан сугышына алмыйлар, чөнки олы яшьтә. Аның каравы, олы апасы Мария сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китә, Җиңү яулап туган ягына кайта. Ә ике апасы окоп казырга йөри. Әниләре Агафья Васильевна да көне-төне колхоз эшендә.
- Багайда башлангыч белем алып, Арыслан җидееллык мәктәбенә йөри башласам да, укуны ташларга туры килде. Әтием вафат булгач, мин дә тормыш арбасына җигелә башладым. Атлар да карадым, печәнен дә чаптым. Ул вакытта хәрби хезмәт вакыты өч ел иде. Ә миңа биш айга артыграк та хезмәт итәргә туры килде әле. Корея, Кытайда барган сугышчан хәрәкәтләргә эләктем. Без Кытайның Харбин, Мукден, Чаньчун шәһәрләрендә зениткалар белән күк йөзен Япон, Америка самолетларыннан сакладык. 1953 елда һава һөҗүмнәренең берсендә уң аягым яраланды, контузия алдым. Ул сугышта катнашуыбыз хәрби сер иде. "Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен", "Ярдәм күрсәткәне өчен" медальләрен кулыма алсам, шул еллар исемә төшә. 1955 елның ноябрь аенда гына туган якларга кайту бәхетенә ирештем, - дип искә алды хезмәт ветераны яшьлек елларын.
Эше җайлаган кебек барса да, кырык елга якын гомер кичергән Мариясе вафат булгач, бар җиһанда кояш сүнгәндәй була. Унҗиде ел элек була бу хәл. Ир кешегә ялгыз тормыш итүләре авыр шул. Александр күрше Арыслан авылындагы Анна Родионовага күз ата һәм ялгышмый. Язмышларында уртаклыклар күп була: берсе хатынын, икенчесе ирен югалткан. Анна да терлекче: башта сыер сауган, аннары ферма белән җитәкчелек иткән. Корсаковның ике кызы, өч улы яңа әнине һәм аның кызы Надежданы җылы кабул итә. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кызлары Елена, Любовь, Мәскәүдән Михаил, Казан - Яшел Үзән маршрутында автобус йөртүче Владимир, авылда калган Юрий әтиләре өчен шат. Ни дисәң дә, олыгайган көннәрендә бер-берсенә терәк алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев