Бала белән бәла янәшә
Соңгы арада республикабызда яшүсмерләр арасында суицид очракларының ешаюы җаннарны телгәли.
Алдагы гомеренә зур өметләр баглап, максатлар куеп, шуңа ирешүгә бар тырышлыгын салып укыр, гүзәл яшьлегенең тәмен-ямен белеп яшисе генә бу чорда ... үсмернең үз теләге белән дөньядан китүенә күңел ышанмый, акыл моны аңлаудан баш тарта. Нәрсә мәҗбүр итә соң дәртләнеп яшәр яшькә җитеп кенә килгән балаларны бу адымга? Мондый бәхетсезлекләрне булдырмау өчен өлкәннәргә нишләргә, яшүсмерләргә ничек ярдәм итә? Соңгы чорда, кызганычка каршы, үсмерләрнең төрле кризислы хәлләргә каршы тора алу сәләте кимүе күзәтелә. Мондый хәлләр килеп туганда күп кенә яшүсмерләр тиз кызучан, күңел төшенкелегенә бирелүчән һәм сүлпәнгә әверелүчән була. Җитмәсә, юк-барга да үз-үзен гаепләп, үзеннән хаталар эзләү, үз уңышларын бәяләмәү күзәтелә. Артык дөреслек эзләү, хисчән булу организмның саклану көчен какшата. Әгәр инде әти-әниләре, якыннары белән рухи якынлык булмаса, иҗади планнар, зур хыяллар җитенкерәмәсә - тормыш тәҗрибәсе җитешмәү, башкаларга ышана-ачыла белү сыйфатлары булмаса - үсмер ялгызлыкка, чарасызлыкка китә, тормышны тик соры-караңгы төсләрдә генә күрә башлый. Суицид кебек авыр проблема турында сөйләшкәндә төп сәбәп барыбер гаиләгә кайтып кала. Әгәр ата-анасы аңламаса, теләктәшлек күрсәтмәсә, әлбәттә, үсмер чордагы проблемалар бик авыр биреләчәк. Шуны онытырга ярамый: үсмер чакта баланың яшь үзенчәлекләре аның янында һәрчак киңәш бирердәй-аңлардай өлкән кеше булуны таләп итә. Без, өлкәннәр, еш кына, «и, нәрсә булган инде - балалар сүзгә килешкән, яисә начар билге алган - пүчтәк бит бу», дип уйлыйбыз. Ә бала өчен болар гаять зур, әйтеп аңлата алмаслык әрнү булырга мөмкин. Чөнки әле аның авыр хәлдән чыгу, проблемаларны хәл итү өчен тормыш тәҗрибәсе юк... Нәкъ менә гаиләсе генә аны бәладән коткара, аңлата һәм үгетли ала, минемчә. Тагын да бер мөһим нәрсә - ата-ана баласында оптимистик караш тәрбияләүгә игътибар бирергә тиеш. Күбебезнең вакыты юк, эш-йорт мәшәкатьләреннән баш аралый алмыйбыз. Ә бала үзен борчыган проблема белән янга килсә, «гаепне үзеңнән эзлә», дип кенә җибәрәбез. Мондый очракта бала белән бәла икәүдән-икәү кала: кем-кемне җиңә. Шундый мәлдә барып дәшердәй белгечләр дә, башка якыннары да булмаса, бала югалып кала. Авыр хәлдә калган баланың куркыныч, җимерүче юлга кереп китүе бар. Бу очракта бала төрле тынычландыручы чаралар кабул итә башларга мөмкин (наркотиклар, исерткеч эчемлекләр, психотроп чаралар). Алары аңа вакытлыча гына проблемалардан арындырып торырга «ярдәм итә». Шулай ук бу проблемалы тормыштан китәргә этәрүе дә бар. Без, өлкәннәр, балага тормышта авырлыкларның һәрвакыт булуын һәм һәрвакыт булачагын аңлатырга бурычлыбыз. Үзен аңлаган, изге теләктәшлекне тоеп торган бала киләчәктә, һичшиксез, үзе дә авырлыкларны җиңәргә өйрәнәчәк. Төрле бала бар: кемдер үз эченә бикләнүчән, кичерешләрен тышка чыгармый. Алар, үзләренә начар мөнәсәбәткә түзә, борчулар җыела-җыела һәм... бер көнне тышка бәреп чыга. Моның ахыры бик үкенечле булырга мөмкин.
Шулай ук мәктәп тә бу проблемага җитди карарга тиеш. Укытучы баладагы үзгәрешләрне күзәтеп, кирәк чакта җылы мөнәсәбәте белән ярдәмгә килергә бурычлы. Әгәр гел шат йөрүче үсмер кинәт үзгәрә, үз эченә бикләнә икән, укытучы кызыксынырга тиеш: бәлки, бала гаиләдә серен бүлешә алмыйдыр, бәлки, иптәшләре белән аңлашу юктыр, ә бәлки, чирләп торадыр... Әгәр чын педагог икән, укытучы беренче адымны үзе ясарга тиеш. Мондый хәл килеп туа икән, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итү кирәк. Балалар бит алар иҗади фикерләүгә бик оста һәм үзләренә игътибар бүлдерү өчен күп нәрсәгә сәләтлеләр. Тик мондый ысулны сайлаган бала аерым игътибар, хәтта белгеч белән махсус шөгыльләнү сорый. Күп бала үсмер чакта кризис кичерә. Шул чакта сезгә алар белән күбрәк аралашырга, кырык эшне кырык якка ташлап, көн саен 10-15 минут кына булса серләшер вакыт табарга, баланың проблемалары белән хәбәрдар булырга кирәк. Балалар да авыр чакта аларга ярдәмгә килер кешеләр барлыгын онытмасыннар, килеп туган проблемалар белән күзгә-күз калмыйча, бергәләп чишү өчен якыннары белән бүлешсеннәр иде. Аннан, авырлыкларны җиңүдә спортның һәм башка яраткан шөгыльләрнең дә ярдәме зур. Иң мөһиме - киләчәккә зур максатлар куеп, шуңа омтылу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев