Балаларны яклаучы комиссия
Илебездә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга быел гыйнвар аенда 95 ел тулды. Инде ничә еллар узса да, аның максаты һаман да бер булып кала: балалар һәм яшүсмерләрне яклау һәм саклау.
2006 елдан бирле район балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак шуңа инандым: безгә күп вакыт балаларны үз ата-аналарыннан якларга туры килә. Исерекләрдән. Шушы еллар эчендә, эчкечелек белән шөгыльләнеп, берсеннән-берсе кечкенә нарасыйларына кул селтәгән ничәмә-ничә гаилә белән очрашырга туры килде икән? Бик күп. Өйләренә барып кергәч, бу сабыйлар монда ничекләр генә җан асрый икән, дип, гаҗәпкә каласың. Әле дә хәтердә, комиссия белән узган елның августында алдан хәбәр итмичә генә бер гаиләгә барган идек. Мәңге айнымас сеңелләрен һәм аның ирен, суд ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәч, аларның өч баласын тәрбиягә алганнар иде. Районнан бер көтү кеше килеп кергәч, каушауларыннан нишләргә белмәделәр. Балалар түгел, өлкәннәр югалып калды. Каушарсың да шул, суыткыч буш, ике-өч кыяр-помидордан башка берни юк, туңдыргычта бер кисәк тавык боты, шкафта бераз ярмалары бар. Иртән нәрсә ашадыгыз, дип сорагач: үз кызлары, ботка, дип җавап бирде. Терлек тә асрамыйлар. Гаиләдә барлыгы алты кеше, аларны туендырырга ай-һай күпме ризык кирәк! Бакчаларына чыктык, бәрәңгене чүп баскан, яшелчәләр утыртмаганнар. Аның каравы, бер өем аракы шешәсенә тап булдык. Бусагада - 1 сентябрь, дәфтәрдән башка мәктәпкә берни дә алынмаган әле. Югыйсә, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова әйтеп узганча, шушы балаларны карау өчен хөкүмәт ай саен акча түләп бара үзләренә. Беркайда да эшләмичә, шушы ятимнәр акчасына эчеп ятучы ир-белән хатынны комиссия рәисе Фатыйма Бикбова кырт кисте: моннан ары балаларны биредә ачлы-туклы зарыктырып ятмыйбыз! Әнә Чүпрәледәге "Җылы йорт" приютының ишекләре Кайбыч балалары өчен һәрвакыт ачык, бәлки үзебезнең җирлектә үк табылыр аларны үзләренә алырга теләүчеләр. Сүз уңаенан, соңгы биш елда гына да комиссия карары белән шушы приютка һәм Кама Тамагы районындагы "Өмет яры" приютына социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдән 65 бала җибәрелде. Балаларын хөкүмәт үз кайгыртуына алган арада, 2007-2012 еллар эчендә 160 ата-ана Казан шәһәрендәге наркология диспансерында, башка дәвалау учреждениеләрендә дәваланып кайтты. Бәхеткә, бүген аларның күпчелеге төзәлү юлына басты. Ә алда телгә алынган өч ятимне чыннан да райондагы бер игелекле гаилә үз тәрбиясенә алды. Хәзер аларны танырлык түгел инде: тазарып, матураеп киткәннәр, җаннарының тыныч булуы йөзләрендә чагыла. Балачакның баллы чак икәнлеген татып үсәргә һәр баланың хакы бар шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев