Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер килограмм зефирны дуслары белән бүлешкәне өчен үз баласын каеш белән кыйнаган

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокуларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Зур Подберезье авылында яшәүче өч бала анасына тиздән суд каршысына басарга туры киләчәк. Кечкенә улын каеш белән кыйнаган өчен ул җинаять җаваплылыгына тартылган. Утырыш шушы хатынга бәйле эшне караудан башланып китте. Бер килограмм чамасы зефирны урамдагы дуслары белән бүлешкәне өчен эләккән аңа шундый җәза. "Өйдәге әйберне урамга ташымасын өчен сабак булсын дип, акылга өйрәтергә теләдем", - дигән хатын үзе дус-ишләре белән аракы эчәргә акча бердә кызганмый булып чыкты. Бу утырышка эчкечелек белән шөгыльләнүче аналар чакырылган иде. Араларыннан берсе, хәмерне артык дозада кулланып, көчле агулану билгеләре белән сырхауханәгә дә эләккән. Берсеннән берсе ике кечкенә бала анасы булган хатын үз гаебен танымый. "Мин сирәк, бәйрәмнәрдә генә эчәм бит", - дип аклана. Шунысы гаҗәп, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучыларның берсе дә үзен алкоголик дип санамый. Комиссия рәисе яшел елан белән дуслашкан аналарга тиз арада эчкечелектән дәвалану таләбен куйды. Район педиатры Роза Вәлиева исерек хатыннарның балалары сәламәтлегенә салкын каравы, аларны дөрес тукландыруга игътибар бирмәүләре турында сөйләде. Утырышта әти-әнисе хокукларыннан мәхрүм ителгән ике балага опекун билгеләү, ә ике баланы чит гаиләгә тәрбиягә бирү мәсьәләсе каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үз баласын каеш белән кыйнаган