Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының республика форумында кайбычлылар да катнашты

"Бердәм Россия" партиясе тарафдарларының республика форумында район балалар китапханәсе директоры Эльмира Хәялиева, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин, Олы Кайбыч мәдәният йорты методисты Алия Низамиева катнашты.

«Татарстан командасы» форумы узган шимбәдә Чистайда үтте. Әлеге очрашуга Татарстан буенча 50дән артык иҗтимгый оешма вәкиле, 45 җирле тарафдарлар Советы делегаты һәм "Бердәм Россия" партиясе идеяләрен хуплаучылар җыелды. «Татарстан командасы»ның максаты - рес­публика үсешенә юнәлдерелгән көчләрнең бердәм булуын күрсәтү.
Форумда күтәрелгән көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - сайлаулар. Әлеге чарада "Бердәм Россия" үзәк башкарма комитетының партия тарафдарлары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән үзара бәйләнеш булдыру департаменты җитәкчесе Cергей Полозов, партия тарафдарларының республика координация советы рәисе Светлана Захарова, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Форумдагылар республика халкына берләшеп, Дәүләт Советында тагын да зуррак Татарстан командасы булдырырга кирәклегенә басым ясады. 18 сентябрьдә сайлау участокларына күбрәк кеше килгән саен, Татарстанның федераль парламентта позициясе көчлерәк булачак. Партия тарафдарлары булачак депутатлар хәл итәргә тиешле сорауларны билгеләде. "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстаннан Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларына форумда наказлар китабы да бирелде. Әлеге җыентык, 300дән артык торак пунктта булып, республика халкыннан 3000гә якын мөрәҗәгать җыйган мобиль җәмәгатьчелек кабул итүләре нәтиҗәсендә ясалган. Халык наказлары Дәүләт Думасында Татарстан депутатлары командасы эшчәнлегенең нигезен тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев