Бердәмлек таулар күчерә
Мәсхүт Таҗетдиновны туган авылы Иске Чәчкабта гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Ул озак еллар Закиров исемендәге җәмгыятьтә мехенизатор булып эшләде, алдынгы комбайнчы булды. Агымдагы елның 14 октябрендә аны Олы Кайбыч авыл җирлеге депутаты итеп сайладылар һәм ул сайлаучыларыннан беренче наказ итеп, чүп-чар ташлау урынына әйләнгән, авылны урталайга бүлеп...
Әмма бу гына халыкны туктата алмый, чүп-чарны элек ничек түккән булсалар, шулай түгүләрен дәвам итәләр. Ике ярны тоташтыру проблемасын башкача хәл итеп булганлыгын белгәч, гаҗәпләнергә генә кала. Авылның түбән һәм югары очларында яшәүчеләр озак кына җәфа чиккәч, бу хәлдән чыгу юлын табарга булышуны үтенеп, депутатка мөрәҗәгать итәләр. Моның юлы бер генә: күпер төзеп, автомобильләргә һәм җәяүлеләргә юл ачу. Шулай эшлиләр дә. Мәсхүт авылдашларын җыеп, бригада төзи. Башта бөтен чүп-чарны җыеп түккәннәр, төзелеш материаллары да табылган, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ярдәм иткән. Күперне бетоннан эшләгәннәр, плитәләрен тимер угольниклар белән беркеткәннәр, рәшәткәләрен дә тимер торбалардан ясаганнар, җәяүлеләр өчен дә чыгу урыны булдырганнар. Хәзер тирә-якны тәртипкә китерәсе генә калган, ләкин бу киләчәк эше. Төзелеш урынына район башлыгы да килеп, биредәге матурлыкны күреп киткән, янәшәдә генә табигый чыганаклар - чишмәләр дә бар. Никадәр тырышсалар да, халык аларны томалый алмаган, чишмә барыбер үз юлын тапкан, җир астыннан бәреп тора. Бу матурлыкны ничек бергәләп юкка чыгарырга мөмкин соң? Бүген бер чишмә юкка чыга, иртәгә икенчесе... Кешеләрнең битарафлыгы үзебезне чолгап алган дөньяны менә нәрсә эшләтә, ә аннан соң дөнья беткәнне көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев